Рамил Вәҗиев, Рамил Камил улы Вәҗиев (Рамиль Камилевич Вазиев; 1973 елның 27 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — драма актеры, Камал театры артисты (1995 елдан). Татарстанның атказанган (2013) һәм халык (2024) артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия (2011), «Тантана» премиясе (2017) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 27 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлагач, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә..
Башкарган рольләренең кайберләре Медведенко — «Акчарлак» А. Чехов Сабир — «Җүләрләр йорты», Илдар — «Бит» З. Хәким Косинский — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер Кабеш — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт Убырлы карчык — «Сукыр патша» Н. Хикмәт Альфред — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев Әмир — «Баскетболист» М. Гыйләҗев Хәзрәт — «Сөяркә» Т. Миңнуллин Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф. Бүләков Әсән — «Арзы кыз» М. Тарухан
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 — Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе 2013 — Татарстанның атказанган артисты 2017 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә — Камал театрының «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин) спектаклендәге Нуретдин роле өчен. 2024 — Татарстанның халык артисты Рамиль Вазиев - народный артист РТ! Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны — Алсу Каюмова (Вәҗиева, 1978, Аксубай районында туган), Камал театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Вәҗиев Рамил Камил улы. Камал театры сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның халык артистлары