Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае — 1917 елның 21 июль — 2 август көннәрендә Казанда җыела. 200 ләп делегат катнаша.

Каралган мәсьәләләр Россиянең Оештыручылар җыeнына сайлаулар, милли-мәдәни мохтарият төзелеше, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгы, җир биләмәләрен бүлүнең яңа тәртипләре һ.б.

Аерым вакыйгалар 22 июльдә Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае һәм Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтариятын (автономиясен) төзү турында декларация кабул ителә, Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла.http://www.millattashlar.ru/index.php/КОРЫЛТАЙ_(Съезд)#.D0.91.D3.A8.D0.A2.D0.95.D0.9D.D0.A0.D0.9E.D0.A1.D0.A1.D0.98.D0.AF_.D0.9C.D3.A8.D0.A1.D0.95.D0.9B.D0.9C.D0.90.D0.9D_.D0.93.D0.90.D0.A1.D0.9A.D3.98.D0.A0.D0.98.D0.9B.D3.98.D0.A0.D0.95.D0.9D.D0.95.D2.A2_.D0.91.D0.95.D0.A0.D0.95.D0.9D.D0.A7.D0.95_.D0.9A.D0.9E.D0.A0.D0.AB.D0.9B.D0.A2.D0.90.D0.95_.28.D0.9F.D0.B5.D1.80.D0.B2.D1.8B.D0.B9_.D0.B2.D1.81.D0.B5.D1.80.D0.BE.D1.81.D1.81.D0.B8.D0.B9.D1.81.D0.BA.D0.B8.D0.B9_.D0.BC.D1.83.D1.81.D1.83.D0.BB.D1.8C.D0.BC.D0.B0.D0.BD.D1.81.D0.BA.D0.B8.D0.B9_.D0.B2.D0.BE.D0.B5.D0.BD.D0.BD.D1.8B.D0.B9_.D1.81.D1.8A.D0.B5.D0.B7.D0.B4.29 22 июль көне Россия мөселманнарының милли бәйрәме дип игълан ителә.

Аерым карарлар Корылтайда катнашучылар мөселманнарны Россиянең революцион демократлары һәм алар төзегән хакимият органнары белән берләшергә чакыралар. Мөселман гаскәри берәмлекләрен төзергә рөхсәт алу өчен Вакытлы хөкүмәт тарафына делегатлар җибәрү карала. Төркестан, Кырым һәм Кавказ төбәге мөселман халыкларына дәүләт төзелеше формасын сайлау хокукын үзләренә калдыру; дин, мәгариф һәм тел мәсьәләләрен Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мохтарияты карамагына тапшыру; Миллимәдәни мохтариятның иң югары вәкаләтле канун чыгару органы – Милләт Мәҗлесен чакыру; мөселманнар яшәгән Эчке Россия территориясе милли губерналарга бүленергә, анда иң югары вәкаләтле орган – губерна милли җыены булырга тиеш; Учредительләр җыенына хәзерлек барышында демократсоциалистлар платформасында торган гомуммөселман блогын булдыру, мөселман кандидатларның бердәм исемлеген төзү; кулланылышта булган барлык җирләр шунда хезмәт итүчеләргә түләүсез бүлеп бирелергә тиеш; 8 сәгатьлек эш көне кертү, эшчеләрнең социаль иминиятен саклауны дәүләткә йөкләү, социалистик партияләрнең эшчеләргә мөнәсәбәтле программа минимумын кертү кирәклеге хәл ителә. Хатын-кыз хокуклары мәсьәләсендә делегатлар I Бөтенроссия мөселман корылтаенда кабул ителгән карарны (варислык һәм шаһитлык күрсәтмәләре бирү хокукы каралган өлештән кала) тормышка ашыру кирәклеген, Диния нәзарәтенең шул карарга таянып эш итәргә тиешлеген белдерәләр.

Нәтиҗәләр Кабул ителгән карарлар турында рәсми рәвештә Вакытлы хөкүмәткә хәбәр итү һәм, Бөтенрусия оештыру җыелышын үткәрелүен көтмичә, аларны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәттән рөхсәт алу Милли Шурага йөкләнелә.

Катнашучылар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Казан вакыйгалары Төркем:1917 ел Төркем:Татар милли хәрәкәте чаралары Төркем:Россиядә ислам