Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле — 2018 елда Казанда ачылган һәйкәл. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗани, 1818—1889) истәлегенә куелган.
Тарих Бюстны Бакый Урманченың гипстан ясалган сыныннан рәссам Рамин Нәфыйков күчереп ясаган.
Чыгымнарны дәүләт күтәргән. Казан бюджетыннан 28,6 млн сум бүленгән Минниханов открыл в Казани памятник Шигабутдину Марджани. «Реальное время», 20.11.2018.. Проект «Мәрҗани фонды» (җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов) химаячелегендә тормышка ашкан.
Ачу тантанасы Мәүлид бәйрәменә туры китерелгән. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашканПрезидент Татарстана открыл в Казани памятник известному татарскому богослову Шигабутдину Марджани. Официальный Татарстан, 20.11.2018.
1999 елда һәйкәл кую конкурсы 1999 елда Ш. Мәрҗанигә Казанда һәйкәл кую конкурсында Б. Урманче проекты (гипстан ярымфигура) беренче урынны ала. Кабан күле буенда металлдан һәйкәл куясы урын күрсәтелеп, истәлек ташы урнаштырыла. Академик К. Ә. Вәлиев һәм Мәрҗанинең нәселе әһелләре һәйкәлне шул урынга куюны сорап, ТР Президенты М. Шәймиевка хатлар яза. Әмма һәйкәл кую турында хөкүмәт карары чыкмый. 90 яшен тутыргач, Б. Урманче ССРБ рәссамнар берлеге рәисе академик Таир Сәлаховка болай дип яза:
Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: Издательство «Фән» Академии Наук РТ, 2005, 604нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0
Мәрҗанинең тууына 200 ел
2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итә.
Урыны Казанның Кабан күле (Түбән Кабан) буенда, Мәрҗани мәчете каршысында.
Тасвирлама Мәрҗани кулына китап тотып, үз исемендәге мәчеткә һәм Казан ислам көллиятенә, Мәккә ягына карап баскан.
Искәрмәләр
Чыганаклар Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә урысча гына язулы һәйкәл ачылды. Азатлык радиосы, 20.11.2018
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре Төркем:Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә аталган объектлар