Фәридә Фәйзуллина, Фәридә Фәттахетдин кызы Фәйзуллина (19?? елның 27 феврале, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Батыр районы, Начар Үби) — татар, чуаш, рус телләрендә җырлар башкаручы эстрада җырчысы, көйләр иҗат итүче, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2018).
Тәрҗемәи хәле Чуашстанның Батыр районы Начар Үби авылында туган. Туган авылында чуаш урта мәктәбен (1980), Мәскәүдә агач эшкәртү укуханәсен тәмамлаган. Биш ел агач эшкәртү комбинатында тәрәзә блоклары ясау цехында оператор булып эшли. Тәтеш районына кайтып, кулланучылар җәмгыятендә ревизор була. Тәтеш районы Аллабирде авылы мәдәният йорты директоры вазифасын башкара. «Мәдәния-ял итү берләшмәләре менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының культурология факультетын тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендәге «Эврика» мәдәният сараенда җырчы булып урнаша. Соңрак Казанда төпләнә. Иҗаты Беренче альбомына үзе язган татар җырларын керткән. Аннан соң чыккан 3 альбомга үзе язган чуаш җырлары кергән. Төрле телләрдә җыр башкаручы буларак, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан халыклары арасында популяр булган йөздән артык җыр иҗат иткән. Чуаш телендәге җырларына сүзләрне Батыр районыннан чыккан шагыйрь Валерий Раштав, Альбина Юрату, Юхма Мишши һ. б. иҗат итә Большой хоровод. Батыр районы Кызыл Чишмә авыл җирлеге сайты, 21 .06.2016.
Альбомнары 2009 — «Яшисе килә җырда» 2012 — «Аван-и, ман килес...» () 2013 — «Парналетеп сире юрату» () 2014 — «Юррамсем – сунатамсем» () 2016 — «Сире эп сунатӑп» () Иң популяр чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина уңышының сәбәбен күп телләр белүендә күрә. Татар-информ, 15.11.2016
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 — «Учук» фестиваленың рәсми тавышы дип игълан ителгән. 2015 — Чуаш милли конгрессының Мактау грамотасы — «чуаш халкы алдындагы казанышлары өчен» Глава администрации района встретился с землячкой- известной эстрадной певицей Фаридой. Батыр районы рәсми сайты, 06.03. 2016 2016 — Чувашия Дәүләт Советының Мактау хаты 2016 — ЮТВ телеканалы (Чабаксар) үткәргән «Ел башкаручысы» конкурсы — беренче урын. 2018 — Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Чуваш халкы җырчысы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны ике республика җитәкчесе котлады. Татар-информ, 10.07.2018
Әдәбият Фәридә Фәйзуллина: «Татар сәхнәсендә дә чыгыш ясыйсым килә». «Атна вакыйгалары», 2018 ел, 23-29 ноябрь.
Сылтамалар Официальная страница фан-клуба поклонников творчества автора-исполнителя ФАРИДЫ
Искәрмәләр
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Чуашстан җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар