«Казань» () — 1993 елдан Казанда рус телендә нәшер ителүче киң профильле (иҗтимагый-сәяси, тарихи-публицистик, әдәби-нәфис) айлык басма (журнал). Чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») булып чыга. Гамәлгә куючы — «Татмедиа» АҖ. Нәшер итүче — «Татмедиа» АҖ. Баш мөхәррире: 1993—2020 — Юрий Балашов, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты. 2020 елдан — Альбина ӘпсәләмоваВнимание: идёт подписка на журнал "Казань" на 2021 год! kazan-journal.ru, 23.12.2020 Җаваплы сәркатип — Светлана Жеймова. Баш рәссам — Григорий Эйдинов, РФ атказанган рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент.
Тарих 1993 елда журналны Татарстанның Югары шурасы һәм редакциянең хезмәт коллективы гамәлгә куя. Баш мөхәррир итеп «Агитатор сүзе» () һәм «Манзара» () журналларының баш мөхәррире булып эшләгән Юрий Анатолий улы Балашов (1951 елда туган) билгеләнәЮрий Балашовның Вконтактедагы сәхифәсе.
Беренче сан Татарстан Югары шурасы (1998 елдан Татарстан Дәүләт шурасы) рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзе белән ачыла. Шулай ук Татарстан Югары шурасы рәисе урынбасары Александр Лозовой белән интервью да урнаштырылаЛюбовь Агеева. Возьмемся за руки, друзья... «Казань», 2018 ел, ноябрь, 5-12 битләр.
1993 елда чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») нәшер ителә. 1998 елның гыйнварыннан журнал редакциясе матди кыенлыклар кичерү сәбәпле, татар телендәге басма «вакытлыча» чыгудан туктый, шуннан бирле журнал рус телендә генә нәшер ителә. «Казан» сүзе журнал тышлыгында һәм ММЧ сайты (http://kazan-journal.ru) исемендә генә сакланып калган.
Авторларга гонорар түләнми. Рубрикалар Спорт Афиша
Моны да карагыз «Казан», журнал. Искәрмәләр
Сылтамалар «Казан-Казань» ММЧ сайты Вконтактедагы рәсми төркеме Instagram сәхифәсе Презентационный клип журнала
Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Русча журналлар Төркем:Әдәби журналлар Төркем:Казан матбугаты Төркем:1993 елда барлыкка килгән басмалар