Һинд дине Көнчыгыш Тиморда азчылык дине булып тора. Аларның барысы да диярлек Бали Һинд дине тарафдарлары.
Тарихы Тиморның традицион Һинд дине халкы юк. Балидан Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Индонезия оккупациясе вакытында килгән мигрантлар булып тора. Оккупация беткәч, күпчелек Һинд дине тарафдарлары илдән киткән.
Демография 1992 елда, бәйсезлеккә кадәр Көнчыгыш Тимор Һинд дине тарафдарлары халыкның 0.5%-ын тәшкил иткән. Оккупациядән соң Һинд дине тарафдарлары Көнчыгыш Тиморда 0.1%-ка кадәр кимегәннәр. 2011 ел халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 195 Һинд дине тарафдары яшәгән. Шулай да, 2015 ел халык санын алу Һинд дине тарафдарларының әз генә үсүен күрсәткән. Бу халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 271 Һинд дине тарафдары яшәгән.
Гыйбадәтханәләр
Пура Гиринатха Көнчыгыш Тиморда иң зур Бали Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Оккупация дәвамында төзелгән булган. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә яхшы хәлдә түгел, гәрчә Индонезиядән кайбер Балилылар һәм Көнчыгыш Тимор хөкүмәте гыйбадәтханәгә янәдән тормыш кертүгә тырышлык куйганнар.
Тамил Һиндуларның Понгал бәйрәм ителүе шулай ук Пура Гири Натхада үткәрелгән.
Шулай ук карагыз Брунейда Һинд дине Пура Гиринатха (Көнчыгыш Тимор) Индонезиядә Һинд дине
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Көнчыгыш Тиморда дин