Әлфия Белостоцкая (Әлфия Хөсәен кызы Белостоцкая, кыз фамилиясе Зәбирева,, — , ) — архитектор, ТРның атказанган архитекторы (1996), 1964-1966 елларда «Гипронииавиапром» институтының Уфа, 1966-1987 елларда «Гипронииавиапром» институтының Казан филиаллары архитекторы. 1988-? елларда «Казанпромстройпроект» институтының баш архитекторы. Белостоцкая проекты белән Казанда Техника университетының 7 нче уку бинасы (1980), Казан моторлар житештерү (1983), Казан авиация житештерү (1986-1988) берләшмәләренең завод һәм административ корпуслары, Казанда ТР Президенты аппаратының кабул итү бинасы (2000), Сарытау, Салават, Менделеевск, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә төрле билгеләнешле биналар төзелә.Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В Моны да карагыз

Искәрмәләр