Раушан Мөхәммәтҗанов, Раушан Марс улы Мөхәммәтҗанов (Раушан Марсович Мухаметзянов, 1991 елның 29 июле, СССР, РСФСР, Татарстан ССР, Яр Чаллы) ― драма актеры, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Дамирә Кузаева исемендәге (2018) һәм «Тантана» (2013, 2024) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 29 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Башлангыч белемне Яр Чаллыда алган. Ун яшендә гаиләсе белән әти-әнисенең туган ягы ― Сарман районы Янурыс авылына, әбисе янына күчеп кайтып, авыл мәктәбен тәмамлаган. Бертуган абыйсы Булат (1985 елгы, Чаллыда яши) «10 ответов»: Раушан Мухаметзянов. rutube.ru/video, 40:42.

2011 елда Казан театр училищесын тәмамлаган (педагогы — ТР халык (1991), РФ атказанган (1999) артисты Илдар Зиннур улы Хәйруллин). Әлмәт татар театрына алар төркемнәре белән кайтканнар (шул исәптән, Татарстанның атказанган артисты (2023) Динар Хөснетдинов)Рузилә Мөхәммәтова. Раушан Мөхәммәтҗанов: «Хәзер мин бәхәсләшмим. Барыбер алар ничек әйткән — шулай була». Интертат, 2.03.2022.

2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. 2022 елдан Казан мәдәният институтында продюсерлыкка укый.

Иҗаты 2012 һәм 2024 елларда Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан тапшырылучы «Ел актеры» премиясе лауреаты дип табылган muhametzyanov-raushan-marsovich. almetteatr.ru, 2018 елда Әлмәт театрының Дамирә Кузаева исемендәге премиясеПремия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр лауреаты. 2021 елда Әлмәт театрында куелган һәм Раушан Мөхәммәтҗанов Дима Варламов ролен (икенче пландагы ир-ат роле) башкарган «Көзге сере» (А. Фарятьев) спектакле Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясенә номинант булганНаиля Ганиева. У Альметьевского драмтеатра сбылась мечта о новой сцене. Бизнес-Онлайн, 2.12.2020. 2024 елда Раушан Мөхәммәтҗанов Мөгаллим ролен башкарган, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» спектакле өченР. Мөхәммәтова. Әлмәт театры артистлары «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024 Әлмәт театры артистлары «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты дип табылган.

Уйнаган рольләре Рольләре Спектакль исеме Әсәрнең авторы Болан «Болан-Патша» Рәшит «Назлы кияү» К. Тинчурин Харис «Тормыш корабы» Ә. Еники Алмаз «Студентлар 3D» Н. Гаетбай Турыколак «Акбай һәм сарык малае» Т. Миңнуллин Егет «Туй» Степа абый «Җенле юл билгеләре» Г. Кәшипова Сәяр «Сагынуларга ни чара?» И. Зәйниев Миртимер «Кыю кызлар» Т. Гыйззәт Тибальдо «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир Рәдиф «Амазонка» И. Зәйниев Гном, Шамакай «Елның дүрт фасылы» Р. Фәтхиев Амур «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миңнуллин Официант «Бистә фәрештәсе» Б. Брехт Костик, Костикның атасы «Как прожить без взрослых» Т. Воронина Миргали «Качаклар» Н. Исәнбәт Кеше «Шүрәле-шоу» Э. Шахов Король, Мәче «Играем маленького Мука» Э. Шахов Хәйретдин «Яшь йөрәкләр» Ф. Бурнаш Леандр «Әҗәлгә дару бар диләр» Ж. Б. Мольер Айдар «Хыял йорты» И. Зәйниев Хор «Медея» Х. Мюллер hәм Агностос «Эзоп» Дима Варламов «Көзге сере» А. Фарятьев, А. Федоров Рәшид «Адашкан ир» Р. Габделхакова Люченцио «Киребеткән» У. Шекспир Мартин «Сөюнең соңгы бүләге» Асеф «Җил артыннан» М. Спенглер, Эмиль «Ах яки мәхәббәт элмәге» И. Зәйниев Митрич «Дөм» Л. ТолстойМөгаллим «Ат карагы» Т. МиңнуллинАлмаз «Киңәш кирәк» Р. Хәертдинова

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012, 2024 ― Әлмәт шәһәр башлыгының «Ел актеры» премиясе лауреаты 2018 ― Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты 2021 ― «Алтын битлек» премиясе номинанты («Көзге сере», А. Фарятьев). 2013, 2024 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә 2025 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өченРайондашыбыз мактаулы исемгә лаек булган. «Сарман», 28.03.2025, № 12 (11214). – Б.8. 2026 ― ТР Театр эшлеклеләре берлегенең махсус премиясе ― Әлмәт театрының «Өзелгән өмет» спектаклендә Фәрит Яруллин роле өченРузилә Мөхәммәтова. «Тантана-2026» яки Памук фанатлары. Интертат, 28.03.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар Мөхәммәтҗанов Раушан Марс улы. Әлмәт татар театры сайты

Төркем:Россия актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары