Һайер корпорациясе урамы, Haier корпорациясе урамы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан урам. Почта индексы 423800. Кординатлары 55.717305°, 52.48799°.

Тарих 2019 елның 23 маенда узган Яр Чаллы шәһәр шурасының XXXI утырышында Сәнәгать Мотор шәһәр читенә кадәрге өлешен корпорациясе хөрмәтенә Haier корпорациясе урамы итеп атарга карар кабул ителә (ике каршы, бер битараф тавыш белән) Улица Корпорация Haier появится в Набережных Челнах. pikabu.ru, 22.05.2019. Әлеге тәкъдим белән Haier корпорациясе администрациясе үзе чыккан булган. Кытайның Haier корпорациясе 2016 елда Яр Чаллыда (Татарстан) суыткычлар җитештерүче завод ачаЗавод Haier открыт. bitprice.ru, 22.04.2016Сайт Компания Haier в России . 2018 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда 125 га мәйданны биләячәк сәнәгать паркы төзергә планлаштыруын игълан итәВ Набережных Челнах одну из улиц назвали в честь корпорации Haier. idelreal.org, 24.05.2019. Проектка керткән инвестиция күләме – 1 млрд доллар. Әлеге сәнәгать паркында 5 мең яңа эш урыны булдыру күздә тотыла Депутаты Набережных Челнов назвали в честь корпорации Haier одну из улиц на окраине города. Татар-информ, 23.05.2019 2019 елның сентябрендә кер юу машиналары җитештерүче завод ачу күздә тотыла. 2024 елга кадәр Яр Чаллыда җирлегендә «Акыллы» () завод һәм көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүче 3 завод ачу планлаштырыла. Проектка керәчәк инвестиция күләме — 30 млрд сум Haier откроет «Умный» завод в Набережных Челнах . haier.com, 19.06.2019.

Кызыклы факт Haier корпорациясе исеме белән аталган урамнар дөньяда өчәү булган — Төньяк Каролина штатында (АКШ), оешманың ватаны булган Циндао шәһәрендә (Кытай), Һиндстанда. Чаллыдагы урам — дүртенчесе «Это четвертая улица в мире, названная в честь Haier…».

Сылтамалар Наталия Гарипова. В честь корпорации Хайер назвали улицу в Набережных Челнах. chelny-izvest.ru, 23.05.2019 Почтовый индекс Улица Промышленная г. Набережные Челны Haier корпорациясе урамы Яр Чаллы картасында

Искәрмәләр

Төркем:2019 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Яр Чаллы урамнары