Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Нурмөхәммәт Мәгафур улы Нигъмәтуллин (, 1946 елның 8 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Сибай — 2019 елның 26 июне, РФ, БР, Уфа) — әһеле, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (1992-2019).

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 8 декабрендә Башкортстан АССР Баймак районы Сибай эшчеләр бистәсендә (1955 елдан шәһәр) мулла Мәгафүр Габделгани улы гаиләсендә туган. Маҗарстанда хәрби хезмәт үткән. 1971—1975 елларда Бохараның Мир-Гарәп мәдрәсәсендә белем ала. «Имам-хатиб» белгечлеге буенча Ташкент шәһәренең Имам әл-Бохари исемендәге Ислам институтын тәмамлый (кызыл дипломга, 1980). 1980—1982 елларда «Ислам чакыруы» институтында (Димәшкъ, Сүрия) дини белем ала.

1979—1982 елларда ССРБ Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб.

1982—1992 елларда Уфа җәмигъ мәчетендә имам вазифасында.

1992 елның 21 августыннан 2019 елның 29 апреленә кадәр Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе һәм республика мөфтиеНурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 29.04.2019.

2019 елның 29 апреленнән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе киңәшчесе В Духовном управлении мусульман Башкортостана сменился глава . «Реальное время», 29.04.2019.

2019 елның 26 июнендә 72 яшендә Уфада озакка сузылган каты авырудан (эчәклеккә ясалган чираттагы операциядән) соң вафатТимур Рахматуллин. Не оправился после операции: заупокойную молитву по экс-муфтию Башкортостана возглавит его соратник . realnoevremya.ru, 26.06.2019. Җеназа намазы Уфаның укылган. Уфа мөселман зиратында җирләнгән Мусульмане республики простились с муфтием Нурмухамет хазратом Нигматуллиным. Сайт ДУМ РБ, 27.06.2019.

Хезмәтләре Дин ул — нәсихәт. Казан, 2012 (автордаш) Иман — күңел көзгесе: вәгазьләр, сорауларга җаваплар. Уфа, 2014М. Г. Валеева (Ә. Н. Акбутина тәрҗемәсе). Нигъмәтуллин Нурмөхәммәт Мәгафүр улы. Башкорт энциклопедиясе.

Тәнкыйть 2018 елның 14 мартында Нефтекамада узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелә: икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау тәнкыйть ителә Медиа: Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 29.04.2019.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — 2нче дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены (Россия мөфтиләр шурасы) 2016 — Халыклар Дуслыгы ордены (БР)

Гаиләсе Хатыны Наилә абыстай (1972 елда Бохарада укыганда никахлашканнар). Балалары: дүрт кызы Нигматуллин Нурмухаммад Магафурович. Духовное управление мусульман Российской Федерации. Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәсми сайты Галина Бахшиева. Ушел из жизни экс-глава ДУМ РБ Нурмухамет-хазрат Нигматуллин. ИА «Башинформ», 26.06.2019

Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Мөфтиләр Төркем:Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтиләре Төркем:Ташкент ислам институтын тәмамлаучылар Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары