Һинд дине Гваделупада азчылык дине булып тора, аның тарафдарлары булып кайбер Индо-Гваделупалылар тора. Статистика мәгълүматлары буенча Һинд динен Гваделупаның 0,5%-ы тота.
Гыйбадәтханәләр Күп санлы Һинду Тамил гыйбадәтханәләре бар, алар Бас-Террда һәм башка төбәкләрдә урнашкан. Бас-Террда Чангида Дравид стиленда Һинд дине гыйбадәтханәсе бар. Шулай ук Гранд-Террда Гашетта тагын бер Һинд дине гыйбадәтханәсе бар.
Демография Гәрчә Индо-Гваделупалылар Гваделупа халкының 14%-ын тәшкил итсәләр дә, аларның барысы да Һинд дине тарафдарлары түгел.
Яңарыш Һинд диненең яңарышы соңгы берничә унъеллыкта булган. 90-ынчы елларда Һинд динен һәм Һиндле мәдәниятне алга сөрү өчен күп ассоциацияләр барлыкка килгән. L'Institut du Monde Indien (Һиндле дөньяны өйрәнү өчен Институт) Җак Сидамбаром тарафыннан башланган булган, Жан-Клод Петапермал һәм Ролан Гопи Һинд дине ритуалларын терелдерелгән һәм Тринидад һәм Тобаго, Реюньон, Пондишерри һәм Парижда Һинд дине тарафдарлары арасында элемтәләр төзегән. Гыйбадәтханәләр шулай ук аның өлеше буларак төзелгән булганнар. Һинд дине ритуаллары яңадан торгызылган булган. Дивали һәм Понгал кебек дини ритуаллар торгызылган булган һәм бәйрәм ителгән..
Шулай ук карарга мөмкин Мартиникада Һинд дине Реюньонда Һинд дине
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Гваделупада дин