Крәш-Сәрдә туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Питрәч районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Питрәч төбәге һәм Керәшен Сәрдәсе авылы үсеше тарихы, керәшеннәрнең көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыра.

Тарих Музей 1981 елда оештырылган. Керәшен Сәрдәсе мәктәбе каршындагы мәктәп музее нигезендә ачыла. 1985 елдан — мәктәп музее, 2003 елдан — Питрәч районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Музейны оештыруда математика укытучысы Анна Никифорова башлап йөри. 2003 елда музей земство мәктәбе укытучысы, сәүдәгәр Николай Максим улы Максимов-Сердинский (1843—1912) Искәндәр Гыйләҗев, Николай Петров-Текин. Жизнь и судьба Федора Николаевича Сердинского. «Гасырлар авазы», 2011, № 1/2 төзегән ике катлы тарихи йортта урнаша Ольга Шипшова. Пестречинский музей в селе Кряш-Серда войдет в новый туристический маршрут

Экспонатлар Экспозицияләр ике катта урнашкан. Беренче катта татарларның этник төркеме булган керәшеннәрнең мәдәниятен һәм көнкүрешен гәүдәләндерүче экспонатлар урнашкан. Бер залда XX гасыр керәшен йортының эчке күренеше торгызылган.

Икенче залда натураль хуҗалык алып баручы керәшен гаиләсенең эш кораллары күрсәтелә.

Икенче катта Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар турында материаллар, төбәк, авыл, мәктәп тарихы, күмәк хуҗалык алдынгылары, авылның танылган шәхесләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

Музейда керәшеннәрнең көнкүреше һәм мәдәнияте турында күргәзмәләр оештырыла.

Сылтамалар Пестречинский музей в селе Кряш-Серда войдет в новый туристический маршрут. «Алга», 14.12.2018

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Питрәч районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары