Фәнис Яруллин музее () — Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Баулы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның (1938—2011) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Тарих 2010 елның 28 августында, Баулы районының 80 еллыгы уңаеннан, язучының туган авылы Кызылъярда музей-гуманитар үзәк ачыла. Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырылаТатьяна Гордиенко. Филиал Музея краеведения - музей Фаниса Яруллина. tatfrontu.ru.
Бина Музей махсус Фәнис Яруллин өчен буялмаган бүрәнәләрдән салынган, аш, ял, йокы бүлмәләре булган бер катлы йортта урнашкан. Язучы биредә соңгы мәртәбә 2011 елның көзендә ике атна яшәп киткән Надил Гимадетдинов. .Только терпеливые достойны счастья. Газета «Земля- Землица», 13.06.2013
Экспонатлар 867 данә саклау берәмлеге. Язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, кулъязмалар, хатлар, бүләкләр күрсәтелә.
Сылтамалар Фәнис Яруллин иҗаты буенча презентация
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Баулы районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Фәнис Яруллин Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Мемориаль музейлар