Андрей Кузьмин, Андрей Владимир улы Кузьмин (, 1969 елның 28 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — журналист, «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе, ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе (2010―2015), «Татмедиа» АҖ генераль директоpы (2015—2019). ТР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2014).
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургта Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган (2005). 1987—1989 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.
Хезмәт юлы 1995—2004 елларда — Казанның «Эфир» телеширкәтендә: корреспондент, яңалыклар хезмәте мөхәррире, яңалыклар хезмәте директоpының төбәкләр белән бәйләнеш буенча урынбасары, телевизион хезмәт директоpының «Республика» программасы буенча урынбасары.
2004—2005 елларда — «ПаркСтройИнвест» (Казан) генераль дириктыpы.
2005—2006 елларда — ТР мәдәният министры урынбасары.
2006—2010 елларда — ТР министрлар кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе.
2010—2015 елларда — ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
2015—2019 елларда — «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоpы «Татмедиа» ширкәтен Шамил Садыйков җитәкләячәк. Азатлык радиосы, 7.12.2019.
2019 елдан 2021 елга кадәр ― «РБК-Татарстан» басмасының баш мөхәррире.
2021 елдан ― «Татарстан 24» телеканалы ЯАҖ җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 4.07.2024.
Татар-информда «Галстуксыз гына интервью» () программасын әзерләп алып бара «Интервью без галстука» с Андреем Кузьминым. YouTube.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2014 — ТР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре 2024 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 492 от 27.06.2024
Гаилә хәле Өйләнгән, улы һәм кызы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар Кузьмин Андрей Владимирович. Сайт АО «Татмедиа» Кузьмин Андрей Владимирович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)
Төркем:Журналистлар Төркем:Төньяк-Көнбатыш идарә институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр