Гангайконда Чолапурамда Брихадишвара Гыйбадәтханәсе - ул Көньяк Һиндстан Тамил Наду штытында Ариялур районында Гангайконда Чолапурамда Ходай Шивага багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Безнең эраның 1035 елда Раджендра Чола I тарафыннан яңа башкаласының өлеше буларак төзелеше тәмамланып, бу Чола династиясе эрасы гыйбадәтханә корылышы буенча, һәм исеме охшашлыгы буенча борынгырак 11-енче гасыр Тханджавурдан якынча 70 км (43 миля)да урнашкан Брихадишварар Гыйбадәтханәсенә охшаш. Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтанәсе кечкенәрәк, әмма Тханджавур Гыйбадәтханәсеннән купшырак. Икесе дә Көньяк Һиндстанда иң зур гыйбадәтханәләр арасында һәм Дравид стиле гыйбадәтханәләре мисаллары булып тора. Гыйбадәтханәне текстларда шулай ук "Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтханәсе яки Гангайкондачолисварам Гыйбадәтханәсе дип атыйлар. Шивага багышланган төп гыйбадәтханә квадрат планга нигезләнгән, әмма хөрмәт итеп башка Һинд дине Илаһларны күрсәтә, мәсьәлән, Вишну, Дурга, Сурья, Харихара, Ардханаришвара һәм башкалар.Great Living Chola Temples , Archaeological Survey of India, Government of IndiaPV Jagadisa Ayyar (1993), South Indian Shrines, Asian Educational Services, ISBN 81-206-0151-3, pages 291-295 Таң атканда аның изге урыны ачыла һәм шулай ук аның көньяк-көнчыгыш күчәрдә юнәлгән "мандапа"лар. Төп изге урынга өстәп, гыйбадәтханә комплексының берничә кечерәк изге урыны, "Гопурам"нары һәм башка һәйкәлләре бар, кайберәүләре соңрак гасырларда җимерелгән булганнар. Гыйбадәтханә бронза потлары, стеналарында сәнгать әйберләре, Нанди (үгезе) сурәте һәм манарасы масштабы өчен мәшһүр. Раджендра I тарафыннан төзелгән өчен мәшһүр булудан кала, гыйбадәтханә күпсанлы язмалары өчен мәшһүр, гәрчә аларның берсе дә аныкы түгел. Бу гыйбадәтханәдән тыш, куәтле Азия империясенең башкаласы борынгы Гангайконда Чолапурам шәһәребезнең эраның 900-енче елыннан бирле безнең эраның 1215 елында кадәр өч гасырдан артык вакыт буена, аның башка төп Чола эрасы Һинду гыйбадәтханәләре тәмам җимерелеп, ташландык җир калган. Гангайконда Чолапурам гыйбадәтханәсе актив гыйбадәтханә булып кала. Биредә дүрт көндез уза торган ритуал һәм күп ел саен фестивальләр уза, аларның иң мәшһүрләре Тамил календаре "Маси" аенда уза торган Махашиваратри, "Айпасси" вакытында Айпасси Поурнами (Октябрь-Ноябрь) һәм "Маргажи" (Декабрь-Январь) вакытында Тхирувадирай. Ул Тамил Надуда иң мәшһүр турист манзараларның берсе. Һиндстанның Археологик Тикшеренүе (ASI) гыйбадәтханәне сакланган мирас һәйкәле буларак идарә итә. ЮНЕСКО 2004 елда Тханджавурда Брихадишварар Гыйбадәтханәсе һәм Дарасурамда Айраватешвара Гыйбадәтханәсе Дөнья Мирасы Урыны итеп игълан иткән. Болар бөтенесе бергә җыелма Бөек Яшәүче Чола Гыйбадәтханәләре дип атала.
Урнашуы
Брихадишварар Гыйбадәтханәсе Гангайкодам Чолапурам авылында урнашкан, Ченнаидан Чидамбарамнан 50 км (31 миля) ераклыкта. Төньяк-көнчыгышка якынча 70 км да охшаш исемгә ия Тханджавурда Чола династиясе эрасы Брихадишварар Гыйбадәтханәсе һәм ул Айраватешвара Гыйбадәтханәсеннән якынча 30 км ераклыкта. Өчесе дә ЮНЕСКО дөнья мирасы урыннары.
Гыйбадәтханә Тиручирапаллины һәм Чидамбарамны тоташтыурчы 81 Шосседа. Якындагы Чидамбарам шәһәре башка төп шәһәрләргә Һиндстан тимер юлы челтәренең көн саен поездлары белән, Тамил Наду автобус хезмәтләре белән һәм 36, 81, һәм 245 Милли Шосселары белән тоташтырылган. Регуляр хезмәтләр белән иң якын аэропорт булып Тиручираппалли Халыкара Аэропорты (IATA: TRZ) тора, ул якынча 120 км ераклыкта.
Коры җир эчендә булса да, гыйбадәтханә Каувери Елгасы дельтасы эчендә Коллидам Елгасы янында, аның Бенгаль Култыгына керү урыны бар һәм аның аша Һинд Океанына узу урыны бар.
Тасвирламасы
Архитектурасы Гангайконда Чолапурам Гыйбадәтханәсе квадрат план буенча Дравид архитектурасы итеп төзелгән булган. Баштагы сарай яны берсе янына берсе ике квадраттан, барлык "мандапа"лардан, "упапитхам"нан, изге урын планнарыннан, "гарбха гриһа" (sanctum)нан һәм багана элементларыннан, алар бөтенесе дә квадрат формада һәм геометрик симметриягә ия булып эчендә түгәрәкләр бар. Структур элементлар Тхандавурда зур Брихадишвара Гыйбадәтханәсе структур элементларына охшаш. Икесе эчендә дә күп капка юллары аша һәм чагыштырмача кечкенә "гопурам" (манаралар) аша керә торган сарай яны бар. Эчендә изге урыннар бар, аларның күбесе көнчыгыш-көнбатыш күчәре буенча тигезләнгән; берничәсе перпендикуляр. Гыйбадәтханә комплексына Нанди Мандапа, Аланкар Мандапа, Маха Мандапа, Мукха Мандапа һәм Ардха Мандапа керә. Боларның кайберәүләре 14-енче гасырдан соң Һинд дине патшалыклары тарафыннан өстәлгән һәм сакланган булган яки.
Күренә торган упапитхам үлчәмнәре көнчыгыш-көнбатыш юнәлештә 103,63 м (340 фут)ка 30,48 м (100 фут), әмма аның бер өлеше юк булырга охшаган һәм калган өлеше туфрак белән капланган һәм бер өслеге туризм өчен саклана. Күренә торган өлештә, Баласубрахманьям раслаганча, гарбһа гриһа (sanctum) 30,48 м (100 фут) һәм маһа мандапа (зур зал) 53,34 (175 фут) озынлыкта һәм ардһа мандапа (өлешчә зал) 19,81 м (65 фут) озынлыкта. Квадрат формасындагы ардһа мандапа sanctum-ны һәм зур залны тоташтыра. Гыйбадәтханә соңыннан булган гыйбадәтханәләрдә еш очрый торган хасият булган баганалы заллары булган иң иртәләрнең берсе булып тора. Төп гыйбадәтханә күтәрелгән корылмада төзелгән һәм бина яны мәйданчыгы үлчәме 560 фут (170 м)га 320 фут (98 м). Аның sanctum-ның үлчәме 100 кв. фут (9,3 м²) һәм аңа "Ардха Мандапа" аша керәләр. Sanctum-ның ишек узуы яннарында "дварапала"лар, сакчылар, һәрберсе 6 фут (1,8 м) биеклектә. Sanctum-да "лингам" формасында Брихадишварар (Шива) бар. Бу лингам 4 м (13 фут) биеклектә һәм аның әйләнәсенең озынлыгы 18 м (59 фут). Өй яны мәйданчыгында утыра торган Нанди (үгезе) сурәте бар, ул күчәр буенча 200 м (660 фут) итеп sanctum-га караган итеп ясалган. Sanctum тирәли биш изге урын һәм 19-ынчы гасыр дәвамында өстәлгән Арсланнар буасы бар. Гыйбадәтханәдә тугыз планета Илаһларының Наваграхаларның монолитик чагылышы бар.
Шри-виманаВиманам (гыйбадәтханә манарасы) 55 м (180 фут) биеклегендә, ул Тханджавур Гыйбадәтханәсеннән 3 м (9,8 м) га кечерәк. Тарихчылар ышануынча гыйбадәтханәнең биеклеге юри Тханджавур гыйбадәтханәсенең үлчәмнәреннән кечерәк итеп ясалган, бу Раджендраның әтисенең шедеврына хөрмәтен күрсәтә. Контурлары туры булган Тханджавур Гыйбадәтханәсе белән чагыштырганда бу гыйбадәтханәнең контуры сыгылган сызыклы, түбәгә якынрак бераз батынкы. Ул сигез зонага бүленгән.
Манара "адиштанам" өстеннән вертикаль квадрат структура буларак 10,67 м га (35 футка) күтәрелгән. Аның әйләнәсендә массив карнизы булган ике горизонталь поясы бар. Һәрбер кушакның көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш ягында кушаклар арасында биш шәхси пилястрасы бар. Соңгы бүлекләр квадрат булып торалар, ә башка өчесе озын. Һәрбер бишнең тупланмасының үзәк бүлеге иң киң булып тора. Һәрбер якта стенада дүрт горизонталь бордюрлар белән кисеп ясалган сурәтләр. Боларда Шиваизм, Шактизм һәм Вишнуизм традицияләреннән Һинд дине риваятьләре һәм Пураник риваятьләр сөйләнә. Һәрбер катта чәчәкле арка-формалы мотивлар ("гавакша") белән формалы горизонталь проекцияләр бар. Баласубрахманьям буенча хасиятләрдә "Яли" формасында риваять мәхлукатлары һәм муенса формасындагы мотивлар белән антаблемент.
Гангайкондада Шри-вимананың тугыз каты (таласы) бар, аларга аскы дәрәҗәләрдәгеләр дә күрә, бу Тханджавурның унөч катыннан аерылып тора. Һәрбер катның квадрат-түгәрәк-озынча сәнгать әйбере бар. Өске дәрәҗәләр ритмик кысылучы өлге буенча аскы дәрәҗә дизайнын кабатлыйлар. Биредә симметрия принциплары саклана, әмма кысылу дәрәҗәсе биеклек белән сызыкча түгел. Аскы катлар өске катлардан тизрәк кысыла. Бу виманага гадәти булмаган параболик форманы бирә. Грива (муен) кардиналь юнәлешләр буенча ориентланган һәм Тханджавур Гыйбадәтханәсе кебек үк, аның почмакларында Нанди үгезе утыра. Грива өстендә киртимукхалар, шуннан соң симметрик ачык лотос. Гыйбадәтханәнең өстендә класа, аның язмасы кайчандыр алтын белән капланган булган; хәзер инде алтыны юк. Каласа өстендә күкне сәламләүче лотос.
Сынычылык Sanctum-ның стеналары тирәли якынча илле скульптура рельефы бар, шуларның өчесе — Натараджа, Сарасвати Дэви һәм Шива тугърыга чәчәкләр бәйләме бирәләр — бу иң мөһиме. (Алтмыш өч Найянарларның берсе) Шайва изгесе һәм галиме Чандешвара өчен изге урын бар. Гыйбадәтханә стеналары тирәли башка нишалар бар, аларда Шива, Дурга һәм Вишнуның төрле формалары сурәтләнгән. Гыйбадәтханәдә 11-енче гасыр Чола сәнгатен сурәтләүче күп бронза потлар бар, шуларның иң танылганы Картикейя.
Бер рельефта гыйбадәтханәне төзегән иң гадәти булмаган портреты бар. Янында Парвати белән Шива алар гаять кечкенә утыра торган Раджендра Чола I-нең фигурасына аның җиңүенә чәчәкләр бирәләр.Michell, 53
Тарихы Гыйбадәтханә безнең эраның 1035 елда Тханджавурда Брихадишварар Гыйбадәтханәсен төзегән улы мәшһүр Чола патшасы Раджа Раджа Чола I-нең улы Раджендра Чола (безнең эраның 1014-44 елы) тарафыннан төзелгән булган. Кайбер белгечләр ышануынча гыйбадәтханә 1020 елда, 6-ынчы хөкем сөрү елында төзелгән булган, әмма язмаларда 20-енче хөкем сөрү елы күрсәтелгән, ягъны безнең эраның 1035 елы. Раджендра Һиндстанда Чола текстлары буенча Карнатакада, Андһра Прадешта, Одишада һәм Бенгальдә кампаниядә җиңүдән соң әтисе төзегән гыйбадәтханәдән дә яхшырак төземәкче булган. Җиңүеннән соң, ул яулап алынган патшалыклардан Ганга елгасы суы белән чүлмәкләрне җибәрергә кушкан һәм аларны гыйбадәтханәнең буасына агызган. Буа башта Чолагангам дип аталган булган һәм Гангадан су белән тутырылган булган.
Тамил традициясе буенча Раджендра I Гангайконда Чолан исемен алган, аның мәгънәсе Ганганы яулап алган. Ул иртәрәк Чола Тханджавур башкаласыннан Гангайконда Чолапурамны нигезләгән. Гангайконда Чолапурам Чола башкаласы булып киләсе 250 ел калган. Раджендра I берничә гыйбадәтханә белән тулаем башкаланы Тамил Васту һәм Агама Шастра текстларында киңәш ителгәнчә төзегән. Боларга Аяппа, Вишну һәм башка гыйбадәтханәләр керә. Шулай да, бу корылмалар гыйбадәтханәдән кала 13-енче гасыр ахырында һәм 14-енче гасырда җимерелгән булган.
Башка Чола чоры җир ориентирлары бар, ачык итеп алар туфрак белән капланган өелгән урыннар һәм ватылган багана төпләре белән күрсәтелгән, алар якындагы зур территориядә табылалар. Бу шәһәрне искә алучы иң элек язма 1029 ел белән даталана, шул ук вакытка Раджендра I-нең Ганга елгасына таба экспедициясенең иң беренче искә алуы 1023 ел белән даталана. Яңа төзелгән Гангайконда Чолапурам гыйбадәтханәсенә беренче бүләк 1035 ел белән даталана.
Деһеджия раслаганча Раджендра I, әтисе хезмәтен кабул иткән кайбер һөнәр ияләрен катнашырга алган һәм аларны Тханжавурдан китергән. Раджендра I - дән бирле күпчелек Чола патшаларының таҗ кию церемониясе Гангайконда Чолапурамда узган. Археологик казулар бу гыйбадәтханәдән берничә километрда форт стеналарын һәм сарай калдыкларын тапкан. Ышану буенча Раджендраның дәвамчысы Кулотхунга Чола I шәһәр тирәли фортификацияләр төзегән.
Шәһәрнең җимерелү сәбәпләре мәгълүм түгел. Васантхи буенча, Чолаларны 13-енче гасырның соңгы өлешендә җиңгән Пандьялар элегрәк җиңелүләренә җавап итеп "шәһәрне җиргә кадәр җимергән булганнар". Шулай да, башка гыйбадәтханәләр җимерелеп, бу гыйбадәтханәнең нишләп калуы билгеле түгел, һәм шулай ук элек бу урынны җимергән булсалар да, соңрак Чолалардан, Пандьялардан һәм Виджаянагар Империяләренең бу гыйбадәтханәгә төрле бүләкләр һәм грантлар ясавы мәгълүм түгел.