Әмирханов — фамилия. Әмиран Әмирханов (1986), спортчы (баскетбол). Ибраһим Әмирханов (1889—1938), юрист, публицист, педагог, дипломат. Илдус Әмирханов (1941—2018), мәгърифәтче, укытучы. Марат Әмирханов (1933), язучы, журналист, публицист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987). Мөхәммәтзариф Әмирханов (1852—1921), дин эшлеклесе, мөдәррис, Иске Таш мәчет имамы. Фатих Әмирханның әтисе. Мөхәммәтфатих Әмирханов (Фатих Әмирхан, 1886—1926), язучы, җәмәгать эшлеклесе. Равил Әмирханов (Равил Әмирхан, 1946), тарихчы, фән докторы (1997). Ришат Әмирханов (1939), фәлсәфәче. Рәхмәтулла Әмирханов (1807—1874), мәгърифәтче, тәрҗемәче, нәшир. Роман Әмирханов (1989), спортчы (футбол). Фәнис Әмирханов, журналист, «Игенче» гәҗитенең (Чакмагыш районы) баш мөхәррире. Хәбибулла Әмирханов (1907—1986), физик, Азәрбайҗан ССР ФА академигы (1949), ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы (1970) (Бакы). Хөсәен Әмирханов (1816—1893), тарихчы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, татар кулъязмаларын туплаучы һәм өйрәнүче. Әмирханова Галия Әмирханова (Галиябану (Миңлегаян) Әмирханова, 1929—2014), театр актрисасы, БАССР атказанган артисты (Уфа). Лиана Әмирханова (1980), шагыйрә, Ф. Кәрим премиясе лауреаты (1995). Наилә Әмирханова (1940), химик, фән докторы (1985), профессор (1987) (Уфа). Моны да карагыз * Әмирханнар (XIX—XX гасырлар) — дин, мәдәният, әдәбият-сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре гаиләсе.

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр