Братислава мәчете (), Словакия ислам мәдәнияте үзәге () — Словакия башкаласы Братислава шәһәрендә урнашкан рәсми булмаган мәчет — Словакия ислам үзәгендәге гыйбадәт бүлмәсе (). Словакия ислам үзәге — илдә мөселман мәдәниятенең бердәнбер офисы. Amnesty International кебек хокук саклау оешмалары тәнкыйть итүгә карамастан, Словакия — Европа берлегендә рәсми ачылган мәчете булмаган соңгы илләрнең берсе булып кала Slovensko je poslednou krajinou únie, kde nie je mešita. 1.pluska.sk, 15.11.2013Мөселман өммәте хәтта мәчетсез дә иман китерә. spectator.sme.sk.
Тарих
Йөз ел элек янында Изге Мартин католик соборы, яһүд синагогасы, православие чиркәве, шулай ук мәчет булган. Бүген бу урында католик һәм православие чиркәүләре генә калган.
Словакиянең Ислам фонды мәгълүматлары буенча (2013), илдә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Мөселманнар бирегә ислам илләреннән әле ил Чехословакия составында вакытында ук килгән, кайберләре соңгы 10-20 елда килгән качаклар, мөһаҗирләр. Җәмгыять әгъзаларының күпчелеген Албания, Босния ватандашлары һәм гарәпләр тәшкил итә. Рәсми мәчет рөхсәт ителмәгәч, мөселманнар намаз уку өчен яраклаштырылган бүлмәләрне арендага алырга, мөселман дине бәйрәмнәрен спортзалларда үткәрергә мәҗбүр була.
Ислам хакимият тарафыннан рәсми дин итеп танылмау сәбәпле, Словакия хәзерге вакытта Европа берлегендә (Афинада мәчет төзелгәннән соң) рәсми ачылган мәчете булмаган бердәнбер ил булып тора. Илдә мәчет булмауны сылтау итеп, Словакия үзендә мөселман качакларын кабул итәргә теләми, христиан динендәге качакларны (мәсәлән, Сүриядән) гына кабул итә — әлеге мәсьәләдә Европа берлеге белән бәхәскә керә.
Словакиянең Ислам фонды
Словакиянең Ислам фонды (Кордоба ислам үзәге) 1999 елда оешкан. Әлеге фонд күп еллар буе хөкүмәттән мәчет ачарга һәм төзелеш башларга рәсми рөхсәт алырга тырышса да, аның тәкъдиме кире кагылып килә. Хәзерге вакытта Фондның төп бурычы — исламны рәсми дин итеп таныту. 2007 елда Словакия парламенты дини җәмгыятьне теркәү өчен аның 20 000 тарафдары булырга тиеш, дигән канун кабул иткән (чагыштыру өчен: күрше Чехиядә дини җәмгыятьне теркәү өчен 300 әгъза җитә). Шул ук вакытта, Словакиядә хәзер, исламнан башка, барлыгы 18 дин танылган, шуларның бишесе дәүләт бәйсезлеге турында игълан ителгәч (1993 елның 1 гыйнваре), автомат рәвештә рәсмиләштерелгән. Словакиянең 70 % халкы илдә ислам диненә, мөселманнарга ислам үзәкләре төзүгә рөхсәт бирүгә, аларның дини йолаларын үтәүләренә принципиаль каршы В Словакии нет ни одной мечети. infaw.ru, 8.11.2013.
Фондның шәһәр үзәгеннән ерак түгел зур булмаган җир кишәрлеге — мәчет төзелеше өчен билгеләнгән буш участогы бар Премьер Словакии хочет переизбраться с помощью риторики об исламской угрозе. BBC, 4.03.2016.
Словакиянең Ислам фонды рәисе, оешмага нигез салучыларның берсе — Мөхәммәд Хасна, 1991 елда Братиславага Сүриядән табиблыкка укырга килгән, судта тәрҗемәче булып эшләгән. Мөхәммәд Хасна — нигездә, студентлар, бизнесменнар һәм дингә яңа килүчеләрдән торган Словакия мөселман җәмәгатьчелегенең ил конституциясе гарантияли торган дин ирегенә хокукын яклаучы Словакиядә мөселманнар ничек яши?. etrend.sk, 07.10.2014.
Словакиянең Ислам фонды Братиславаның Обходна (Obchodná) урамында урнашкан. Беренче катында гыйбадәт бүлмәсе бар.
Тасвирлама Рәсми булмаган мәчет булуга карамастан, гыйбадәт бүлмәсе һәр көн саен ачык. Җомга вәгазе гарәп, инглиз һәм словак телләрендә үткәрелә һәм җомга көнне 13:00 сәгатьтә башлана.
Мәчет бик зур булмаса да, 80—100 кешегә гыйбадәт кылу өчен урын җитәрлек. Бинада җомга вәгазьләре өчен кулланыла торган михраб бар, шуннан башка гадәти мәчетләрдә очрый торган бернинди бизәү элементлары юк.
Сылтамалар Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Словакия мәчетләре Төркем:Рәсми булмаган мәчетләр Төркем:Братислава