Ортокоронавируслар () — тышкы катлам РНК-лы плеоморф вирусларны берләштерүче коронавируслар гаиләлегеннән вируслар асгаиләлеге. Хайваннарга, кешеләргә киң спектрдагы авырулар йоктыралар.Zumla A., Chan J. F. W., Azhar E. I., Hui D. S. C., Yuen K.-Y. Coronaviruses — drug discovery and therapeutic options (англ.) // Nature Reviews Drug Discovery. — 2016. — Vol. 15. — P. 327—347. — DOI:10.1038/nrd.2015.37. Күпчелек очракта җиңел генә узсалар да, XXI гасырда MERS-CoV һәм SARS-CoV бетакоронавируслары көчле авырулар таратуы да билгеле.

Морфологиясе Вирусларның диаметры  — 80—220 нм. Вируслар инфекция йоккан күзәнәкләрнең цитоплазмасында үрчиләр. Тышкы тирәлектә вируслар даими түгел, 56 °С-та якынча 15 минут эчендә таркалар.

Классификация

2009 елга хәтле асгаиләлеккә керүче вирусларны Coronavirus ыруына берләштергәннәрICTV Taxonomy History for Coronavirus ., ләкин 2009 елдан соң Coronavirus өч ыруга аерыла: (Alphacoronavirus, Betacoronavirus, Gammacoronavirus), алар исә Coronavirinae асгаиләлегенә кертелә.

2016 елдан ICTV асгаиләлекне 4 ыруга бүлеп карый башлый: Alphacoronavirus (11 төр) Betacoronavirus (9 төр) Gammacoronavirus (2 төр) Deltacoronavirus (8 төр)

Искәрмәләр

Төркем:Вируслар