Франциядә ислам () — Франция территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Франция халкының (65 129 мең кеше) 8,80 % ы (5 720 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Ислам — Франциянең дин тотучылар саны һәм әһәмияте буенча икенче урындагы һәм үсеш темплары буенча беренче урындагы дине. Франциядә Мәгърибтән чыкканнар мөселманнарның 82 % ын (Алжирдан 43,2 %, Мароккодан 27,5 % һәм Тунистан 11,4 %) тәшкил итә. Илдә Сахарадан (9,3 %) һәм Төркиядән (8,6 %) һ. б. илләрдән дә мөселманнар бар. Эдит Пиаф, Изабель Аджани, Арно Монтебур, Ален Башунг, Дани Бун һәм башка күп кенә танылган французлар чыгышы белән Мәгърибтән.
Тарих
Франция территориясенә Ислам Әл-Әндалустан (Испаниядән) 717 елда килә. 888—972 елларда Франциянең көньягында Җәләл әл-Һиләл () әмирлеге барлыкка килә. Фраксинетның чәчәк атуы 952—960 елларга туры килә, мөселманнар һәм Швейцариягә, Марсель, Ницца һәм Гренобльгә кадәр сәүдә юлларын (шул исәптән үткелен) контрольдә тота. Бу чорда халкы һәм Мәгъриб илләре арасында барлыкка килгән сәүдә һәм социаль-икътисади элемтәләр соңрак Алжир, Тунис һәм Мароккода Франция хакимлеген урнаштыру өчен кирәк була Images, Documents and Maps regarding Fraxinet .
Наполеон сугышларында (1800—1815) Франция гаскәрендә Мостафа Мирза Әхмәт улы җитәкчелегендәге татар эскадронында липка татарлары хезмәт иткән.
Озак вакытлар Франция территориясендә мөселманнар булмый диярлек. XIX—XX гасырларда Франциягә Алжир, Тунис, Марокко кебек мөселман халкы күп булган территорияләр кушыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында, метрополияне сакларга Төньяк Африкадан Франция территориясенә күп санлы гаскәриләр китерелә. Аларның кайберләре, сугыш туктагач, Франциядә торып кала. 1926 елда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган мөселман солдатлар истәлегенә төзелгән Париж җәмигъ мәчете ачыла.
Charlie Hebdo
2015 елның гыйнварында Парижда Charlie Hebdo (Шарли Эбдо) француз сатирик атналыгы редакциясе офисына террорчылар һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак була, 11 кеше яралана. 9 гыйнварда махсус операция барышында француз спецназы террорчылык актын эшләүдә шикләнелүчеләр — бертуган Сәид һәм Шәриф Куашины (Chérif et Saïd Kouach) юк итәБратья Куаши, подозреваемые в нападении на редакцию Сharlie Hebdo, погибли при штурме в городе Даммартен-ан-Гоэл. ria.ru, 09.01.2015.
Битне яшерүне тыю турында канун
2004 елның 15 мартында Франция җәмгыятенең дөньяви характеры турында закон кабул ителә. Закон нигезендә, дәүләт учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә дингә мөнәсәбәтне күрсәтүче теләсә нинди билге — зур хач, хиҗаб, чалма, яһүд киплары яки сикх тюрбаны кию тыела. Иҗтимагый фикер сораштыруларыннан күренгәнчә, законны Франция халкының өчтән ике өлеше хуплаганАлександр Петров. Хиджаб замедленного действия. «Независимая газета», 21.07.2004.
2010 елның 14 сентябрендә Франция Сенаты тарафыннан битне яшерүне тыю турында «Җәмәгать киңлегендә шәхесне яшерүне тыючы Закон» () кабул ителгән. Канун нигезендә, Франция ватандашларына халык күп йөри торган урыннарда (урам, кибетләр, музейлар, җәмәгать транспорты һәм парклар кебек ачык урыннарда) махсус баш киеме яки битлек киеп битне яшерү (каплау) тыела. Әлеге канун Франциягә кергән чит ил туристларына да кагыла. 2010 елның 7 октябрендә Франция Конституция шурасы законны Конституциягә туры килә дип таныган, ул «Journal Officiel»да басылганнан соң 6 ай узгач, үз көченә кергән.
2011 елның 16 сентябрендә Франциядә урамнарда намаз укуны тыю турында канун кабул ителгән.
Оешма Хәзерге вакытта Франциядә берничә эре мөселман иҗтимагый оешмасы бар. 1983 елдан Франциянең Ислам оешмалары берлеге эшләп килә (2014 елдан БГӘ хакимияте тарафыннан террористик төркемнәр исемлегенә кертелгән).
2003 елда Франция мөселман дине эшләре буенча шурасы оештырыла, анда 2013 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча Марокко мөселманнары өстенлек итә, шура башлыгы булып Париж җәмигъ мәчете имамы тора. 2006 елда Марокко ярдәмендә Франция мөселманнары берләшмәсе төзелә. Ике оешма да бер-берсе белән бәйле.
Мәчетләр Франция мөселманнары шурасы башлыгы Җәлил Әбу Бәкер мәгълүматларына караганда, 2015 ел башына Франциядә 2 200 мәчет эшләгән. Аның фикеренчә, мәчетләр саны Франциянең ~7 миллион мөселманының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндермәгән. Шуңа бәйле рәвештә, мөселманнар шурасы Франциядә мәчетләрнең санын арттыруны таләп итә Французское правительство: Нехватка мечетей способствует радикализации мусульман. ИА Islam News, 08.04.2015.
Париж җәмигъ мәчете
1856 елда мөселманнарны җирләү өчен 800 кв. м. мәйдан бүлеп бирелә, шунда Парижда беренче мәчет корыла. IX гасырда Франциядән мөселманнар китеп беткәннән соң барлыкка килгән беренче мәчет Марсельдә төзелгән булган, ләкин ул Франция инкыйлабы вакытында җимерелгән.
Париж җәмигъ мәчете — 1926 елда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган мөселман солдатлар истәлегенә төзелгән. Бер гектар чамасы җирне биләгән мәчет илдәге иң зур мәчет санала France's oldest mosque. Моны да карагыз Гваделупада ислам Француз Гвианасында ислам Француз Полинезиясендә ислам Яңа Каледониядә ислам
Сылтамалар French Muslims, Government Grapple With Integration Pains Париж җәмигъ мәчете сайты
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Франциядә ислам Төркем:Франциядә дин