Гәүһәршад Гәүһәршад// Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов.Гәүһәршад//Татар ИлеМарат Әмирханов. Гәүһәршад. Тарихи бәян.Татарның биш ханбикәсе (Гәүһәршат[ http://tatar-congress.org/yanalyklar/gasyrlar-kaytavazy-kazan-hanlygy-tarihy/ Булат Ибраһимов.Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы]Милли-мәдәни мирасыбыз: Чүпрәле. – Казан, 2016. б.13. ISBN 978-5-93091-163-3 1481 ел – 1546 елдан соң) — Казан ханбикәсе, 1531-1545 елларда Казан ханлыгы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларының актив катнашучысы. 1531 елда Казан Ханлыгысы вакытлы идарә башлыгы.Булат Ибраһимов. Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы Җангалиның беренче идарә иткән елларында (1531-1533) ил белән чынлыкта идарә итүче.

Тәрҗемәи хәле Гәүһәршад – Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы, Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе.

Нурсолтан белән Ибраһим ханның кече кызы 1481 елда туа. Мөхәммәт-Әмин үлеме белән (1518 ел) Олуг Мөхәммәт (ханлыкка нигез салучы) нәселе ир-атлар өлеше тукталган: Илһам һәм аның туганы Мәликтаһир инде вафатлар, икенче туганы Ходайгол әсирлектә чукындырылган, ә менә төньякта сөргендәге Габдел-Латыйфны Мөхәммәт-Әминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр. Казан халкы чыңгызлыларның башка тармаклары вәкилләрен тәхеткә чакыра башлаган. Әмма Казан династиясенең бердәнбер туры токымы буларак, Гәүһәршад сизелерлек сәяси йогынтыдан файдалана башлый.

Булат Ширин, Нарыйк улы Чура бәк, Кече Али морза һ.б. белән берлектә Бөек Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый. 1531 елда Сафагәрәй ханны Казан тәхетеннән кууны оештыручыларның берсе.Татар энциклопедиясе//Гәүһәршад Казанда Гәүһәршад ханбикә җитәкчелегендә вакытлы идарә төзелә.Әлеге идарә Мәскәү тәкъдим иткән Шаһгали хан итеп кабул итмиләр, ләкин аның энесен Җангали кабул итәчәкләрен белдерәләр. 15 яшьлек Җангали Казан ханы була. Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә. Җангали хан балигъ булганнан соң (1533), аны нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә өйләндерүне хуплый.1546 елда Казан аксөякләренең Гәүһәршад җитәкчелегендәге төркем кабат Сафагәрәйне тәхеттән кууга ирешә. Ләкин Сафагәрәй тиздән Нугай Урдасы ярдәмендә тәхетне үзенә кире кайтара, Гәүһәршад үз тарафдарлары белән эзәрлекләүләргә дучар ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Сәнгатьтә истәлек һәм ядкарь "Гәүһәршат" - Әхмәт Булатовның пьесаМилли-мәдәни мирасыбыз: Чүпрәле. – Казан, 2016. б13. ISBN 978-5-93091-163-3 “Гәүһәршад” - Марат Әмирхановның татарча язган романыMatbugat.ru "Гаухаршад" - Ольга Иванованың "Казан ханбикәләре" ("Правительницы Казани") трилогиясенең русча язган романы.Matbugat.ru

Риваятьләр XIX гасырда Ковгоршад белән бәйле легенда булган. Ханша Кабан күленә ташланды, Казанны буйсындыру белән килешергә теләмәде, һәм шул вакыттан бирле су коенучыларны күлгә батырый.Шпилевский С. М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань. 1877. стр. 73.

Әдәбият Гәүһәршад// Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Равил Фәхретдинов. Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы Татарның биш ханбикәсе Гөлнар Гарифуллина.Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары. Шулай ук карагыз Толынбәк Сөембикә Нур-Солтан Тайдулла Искәрмәләр

Төркем:Шәхесләр: Казан ханлыгы Төркем:Казан ханлыгы хакимнәре Төркем:Казан ханлыгы ханбикәләре Төркем:Татар хатын-кыз хакимнәр