155 нче гимназия (1994 елның көзе) — ТРның башкаласы Казанның Яңа Савин районында урнашкан урта гомуми белем бирү йорты. Гимназиянең төп максатлары — күптелле, сәламәт шәхес тәрбияләүМуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани edu.tatar.ru.
Тарих 1994 елның 1 сентябрендә Яңа-Савин районының 155 нче мәктәп-гимназиясе буларак ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ачыла. 1998 елдан Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия исемен ала.
1994-1997 елларда гимназиядә беренче җитәкче булып Илсур Һадиуллин хезмәт итәХадиуллин Ильсур Гараевич tatcenter.ru. 1998-2012 елларда гимназия Гөлсинә Сибгатуллина тарафыннан җитәкләнә. 2012 елның 22 октябреннән мәктәпнең директоры булып Наил Фазыйлов куелаМуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия № 155 с татарским языком обучения" Ново-Савиновского района г.Казани rusprofile.ru.
Гимназияне тәмамлаучы укучылар арасында рэп-җырчысы, телетапшырулар алып баручы Минтимер НогмановМинтимер, Казань, 32 года vatet.ru, "Молодежь Татарстана" гәзитенең элеккеге мөхәррире Булат Сруров, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Айгөл Кыямова. Гимназия укучыларының беренче иҗади уңышлары "Сабантуй", "Ялкын" журналларында басылаПобедители конкурсов общеобразовательных учреждений, внедряющих инновационные образовательные программы mon.tatarstan.ru.
Мактаулы исемнәре
"Сәламәтлеккә ярдәм итүче көмеш дәрәҗәдәге мәктәп" "Иң шәп мәктәп - 2005" "Татарстанның иң шәп мәктәпләре"нең берсе (2006) ТР президентының "Алгарыш" гранты иясе (Рахманова Л.Р.) Бөтенрусия "Иң шәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы" (Наҗипова Г.С.)В Татарстане выберут лучшего учителя татарского языка tatar-congress.org
Гимназия укучылары даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңәләр:
"Казан сандугачы" "Йолдызлык" "Дулкыннар" "Татар егете"В Казани стартует финал конкурса на лучшего джигита «Татар егете» kazan.aif.ru "Татар кызы"Кто в Казани всех милее kazved.ruГородской конкурс "Татар кызы-2013" kazanmc.ru "Олимпия йолдызлары" "Казан-йорт" фестивале һ.б.
Түгәрәкләр
Айкидо мәктәбеАйкидо в Казани aikidzin.ru 16 нчы балалар музыка-хор мәктәбеМБУ ДО «Детская музыкально-хоровая школа №16» Ново-Савиновского района г. Казани edu.tatar.ru "Олимпиец" футбол академиясеАкадемия футбола "Олимпиец" (Гимназия №155) sportschools.ru "Алкыш" театраль студиясе
Гимназиядә укыганнар һәм тәмамлаучылар Нурбәк Батулла – биюче, хореограф, балетмейстер. Айгөл Кыямова – биюче. Илгиз Мөхетдинов – җырчы, композитор. Фәрһад Бәхтияри – композитор, музыка белгече.
Чыганаклар
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани edu.tatar.ru Победители конкурсов общеобразовательных учреждений, внедряющих инновационные образовательные программы mon.tatarstan.ru
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
9 нчы мәктәп (Казан) Мәктәп Казан шәһәренең 165 нче мәктәбе Төрек-Татар лицейлары 7 номерлы лицей-интернат
Төркем:Әлифба буенча мәктәпләр Төркем:Татар телле мәктәпләр Төркем:Казан мәктәпләре