Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (1994 елдан алып) — күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар төзү һәм бастыруга юнәлтелгән Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы институт. Институтның өйрәнү даирәсенә Татарстанда яшәүче бар халыклар, чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да керә.

Тарих Институт 1989 елда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар энциклопедиясе бүлеге булып оешаТатар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты tatarica.org. Бүлекнең мөдире булып Ф.С. Хәкимҗанов куела. 1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр Академиясе кысаларына кертелә, һәм мөдире булып Г.С.Сабирҗанов сайлана. 1993 елда "Татар энциклопедиясе институты" исемен ала. 2014 елда институтның исеме бүгенгечә "Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты" исеменә үзгәртелә. 1994-2010 елларда институтның җитәкчесе булып Мансур Хәсәнов хезмәт итәМансур Хәсәнов: “ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак” tatar-inform.tatar. 2005 елда В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген төзү һәм бастыру өчен ТРның Фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булаларО присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2005 года в области науки и техники rt-online.ru. 2010―2015 елларда җитәкче вазифасы Разил Вәлиевкә тапшырыла. . Институт каршындагы аспирантура "Сәясәт белеме", "Татар әдәбияты", "Туган як тарихы" юнәлешләрендә даими рәвештә яңа белгечләр әзерләп бара, 2013 елда аның составы 11 кеше тәшкил иткәнИнститут татарской энциклопедии АН РТ millattashlar.ru.

Җитәкчелек 1989-1992 ― Фәрит Хәкимҗанов 1992-1994 ― 1994-2010 ― Мансур Хәсәнов 2010-2015 ― Разил Вәлиев 2015-2024 ― Искәндәр ГыйләҗевАльфред Мухаметрахимов, Вероника Ваганова, Альбина Фархутдинова. «Может, надоело – обращается, а денег нет»: Искандер Гилязов «расстается» с татарской энциклопедией. Бизнес-Онлайн, 27.05.2024 2024 елдан ― Эльмира Галимова Эльмира Галимова Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе булды. Татар-информ, 3.07.2024

Тасвирлама Институт 4 фәнни-тикшеренү үзәктән тора:

Энциклопедистика үзәге (Р.В.Шәйдуллин җитәкчелегендә); Татар диаспорасын өйрәнү үзәге (Б.Л.Хәмидуллин җитәкчелегендә); Кама фәнни үзәге (Н.М.Вәлиев җитәкчелегендә); Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге (Л.М.Айнетдинова җитәкчелегендә).

2018 елда институтта 58 кеше хезмәт иткән, шулар арасында 6 фәннәр докторы, 21 фәннәр кандидаты. Институт Азәрбайҗан, Беларус, Казакъстан, Молдова Республикасы, Украина илләре, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикалары һәм Мәскәү шәһәре академик оешмалары, югары уку йортлары, музейлары, иҗади төркемнәре, китапханәләре, фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Институт тарафыннан түбәндә китерелгән өлкәләрдә мәгълүмәт туплау һәм җыентыкалар төзү эшләре башкарыла:

Табигать; Файдалы казылмалар; ТР икътисады; ТР тарихы; Археология һәм этнография; Фән һәм техника; Әдәбият; Мәгърифәт Халык иҗаты Матбугат

Институтның беренчел вазифасы татар галимнәре тасвирлаган юнәлештә татар халкының матди һәм мәдәни мирасын энциклопедияле җыентыкларга тәртипләштерү, урнаштыру һәм киң даирәгә яктырту.

Басма хезмәтләре Тармак энциклопедияләре:

«Татарстан Республикасының торак пунктлары»; «Казакъстан татарлары»; «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары»; «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары»; «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр»; «Татарстан археологиясе»; «Чүпрәле районы»;

Төп басмалары:

Татарский энциклопедический словарь (1999); Татар энциклопедия сүзлеге (2002); Татарская энциклопедия (т. 1–6, 2002–2014); Татар энциклопедиясе (1–5 т., 2008–2016); Татарстан Республикасы: табигать, икътисад, тарих, мәдәният, фән (2013 һәм 2015); Татарстан: иллюстрацияле энциклопедия (2013 һәм 2015); Татарстан Республикасы: массакүләм мәгълүмат чаралары өчен энциклопедик белешмә (2016); Казакъстан татарлары (2016); Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары (2016); Татар вакытлы матбугаты (2017).

Фәнни хезмәткәрләре:

«Габдулла Тукай: Энциклопедия» (2016); «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» (2015); «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары: энциклопедик белешмәлек» (2016).

Фәнни җыентыклары:

Россия һәм Татарстан тарихы: энциклопедик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм перспективалары (2009–2016. Вып. 1–8); Ватан һәм чит илләр тарихы, филологиясенең актуаль проблемалары (яшь галимнәр һәм аспирантлар карашы) (2012–2016. Вып. 1–5).

Танылган хезмәткәрләре ...

башлау тәмамлау исем туу датасы туу урыны уку йорты медиа үлем датасы Искәндәр Гыйләҗев 1958-08-31 Казан 94 нче гимназияКазан (Идел буе) федераль университетыРФА Россия тарихы институты Iskander Gilyazov 1994 2010 Мансур Хәсәнов 1930-06-25 Зәй районы Казан (Идел буе) федераль университетыАлабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте Mansur Hasanov 2010-03-13 2010 2015 Рəмил Вəлиев 1955-08-28 Керкәле Казан (Идел буе) федераль университеты 2015 2023 Фәрит Җәлалов 1951-04-11 Сеңрән Бөре дәүләт педагогика институты Эльмира Галимова 1982-03-20 Чаллы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Elmira Galimova 1998 2013 Фәридә Салитова 1948-06-12 Вена Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 1990 Рафаил Шәйдуллин 1960-03-30 Лабит Казан (Идел буе) федераль университеты Rafail Shaidullin Гомәр Сабирҗанов 1933-04-20 Яңа Фәйзулла Илья Николаевич Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университетыСБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе Gumer Sabirzyanov 2000 2005 Солтан Шәмси 1946-02-10 Суыксу (Биектау районы) А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты Sultan Shamsi Айдар Ногманов 1965-03-28 Кировград Казан (Идел буе) федераль университеты Aydar Nogmanov 2025-03-28

Искәрмәләр

Чыганаклар Институт татарской энциклопедии АН РТ millattashlar.ru Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты tatarica.org Татарский энциклопедический словарь Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Сылтамалар

Шулай да карагыз Татар халык иҗаты (ТӘһСИ); Татар энциклопедиясе сүзлеге

Төркем:Казанның фәнни институтлары Төркем:Фәнни-тикшеренү институтлар Төркем:Татарстан Фәннәр академиясе институтлары