Ятчә () — сусарлар гаиләсенә караган имезүче.
Сыйфатлама Гәүдә озынлыгы 13-28 см, авырлыгы 40-100 г. Гәүдәсе озын, сыгылмалы. Төсе кышын ак, җәен аркасы көрән, корсагы ак. Йоны куе, кыска. Башы кече, муены озын. Колагы кыска, киң. Аягы һәм койрыгы кыска. Полигам. Җенси яктан 10-11 айда өлгерә. 3-12 (ешрак 4-7) колак тишеге капланган сукыр бала тудыра.
Таралышы һәм яшәеше Евразияда, Төньяк Америкада таралган. Башлыча төнлә, кайвакыт көндез актив.
Вак кимерүчеләр, сирәгрәк кошлар, җир-су хайваннары һ.б. белән туклана.
Урман, алан-кырларда, басуда, убыр очрый; кимерүчеләрнең иңнәрендә, эскертләрдә, таш араларында, агач тамырлары астында, торак янында яши, тычкан кебек кимерүчеләрне юк итә.
Чыганаклар Ласка // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
Төркем:Сусарлар