Без һәм безнең таулар, шулай да Без вә безнең таулар (, менк энк мер сарери; ) — ХанкәндеАзәрбайҗан Җөмһүрияте административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы. (Степанакерт)Таулы Карабаг Республикасы административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы. шәһәренә керү урынындагы калкулыкта урнашкан һәйкәл. Җирле халыкта "Карт белән карчык" (, татик-папик) атамасы кулланылаБегларян Ашот. Путешествие по Арцаху.
Тарих Һәйкәл Әрмән ССР халык рәссамы, скульпторы Саргис Багдасарян һәм архитектор Юрий Акопян тарафыннан 1967 елда кызыл октембрян (армавир) туфыннан ясала. Азәрбайҗан ССР хакимияте каршы булуына карамастан, Таулы Карабаг өлкә башкарма комитет рәисе Мушег Оганҗанян ярдәме белән, һәйкәл Ханкәнде шәһәре янында урнаштырыла.«Մենք ենք, մեր լեռները». նորոգումից հետո բացվեց Արցախի գլխավոր խորհրդանիշը
Һәйкәлдә карт белән карчык сурәтләнгән. Авторның теләге буенча, һәйкәл постаментка түгел, ә җиргә урнаштырылган. Бу алынма ярдәмендә һәйкәл җирдән үсеп чыккан сыман, ягъни калкулыкның дәвамы буларак күзалланырга тиеш.Мкртчян Ш. М. Историко-архитектурные памятники Нагорного Карабаха (перевод с армянского) = Լեռնային Ղարաբաղի պատմա-ճարտարապետական հուշարձանները / Арутюнян В. М., Улубабян Б. А. Перевод с армянского: Багдасарян Л. Р., Петросян Г. Л., Аракелян Н. А.. — Ереван: «Айастан», 1988. — С. 153. — 360 с. — 25 000 экз. — ISBN 5-540-00402-7.
"Правда" газетасы хәбәр итүе буенча, "Без вә безнең таулар" озын гомерле кешеләргә багышланган дөньядагы иң беренче һәйкәл булган.Правда, 1976, 31 декабря (№ 365) Шаген Мкртчян, 1983 елгы чыганакларга нигезләнеп, һәйкәл урнашкан Таулы Карабаг регионы СССР заманында "планетаның озын гомерле кешеләр эпицентры" булуын ассызыклый. СССРның иң күп йөз яшьтән узган олы кешеләр саны бу җирләрдә яшәгән.Нагорный Карабах, Баку, 1983, с.5Бакинский рабочий, 1983, 10 февраля (№ 34)
Һәйкәл танылмаган Таулы Карабаг Республикасы байрагында, 5 Таулы Карабаг драмы ( ) һәм Әрмәнстан истәлекле тәңкәсендә сурәтләнгән.
2024 елның ноябрендә Telegram социаль челтәрендә һәйкәлнең алгы ягында да, арткы ягында да вандализм актлары төшерелгән фотосурәтләр һәм видеолар бастырылган. Кайбер язуларда әрмәннәргә һәм Әрмәнстанга кимсетүле мөнәсәбәт сизелә. Һәйкәл тирәсендәге территория дә зыян күргән. Азәрбайҗан Хөкүмәте һәйкәлне сүтү мөмкинлеген дә карый.
Галерея
Шулай да карагыз
Таулы Карабаг Республикасы Әрмәнстан
Чыганаклар
Бакинский рабочий - Бакы, 1983 - 10 февраля (№ 34) Бегларян Ашот. Путешествие по Арцаху Мкртчян Ш. М. Историко-архитектурные памятники Нагорного Карабаха (перевод с армянского) = Լեռնային Ղարաբաղի պատմա-ճարտարապետական հուշարձանները / Арутюнян В. М., Улубабян Б. А. Перевод с армянского: Багдасарян Л. Р., Петросян Г. Л., Аракелян Н. А.. — Ереван: «Айастан», 1988. — С. 153. — 360 с. — 25 000 экз. — ISBN 5-540-00402-7. Нагорный Карабах - Баку, 1983. "Правда" газетасы, Мәскәү, 1976 - 31 декабря (№ 365)
«Մենք ենք, մեր լեռները». նորոգումից հետո բացվեց Արցախի գլխավոր խորհրդանիշը Արցախ, Հայոց աշխարհ
Искәрмәләр
Төркем:Таулы Карабаг Төркем:Әрмәннәр