Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате (, Азәрбайҗан гашыйклар сәнгате) — Әзербайҗан ашыйкларының шигърият, сәнгать, тарих, бию һәм вокаль инструменталь музыкасы традициясе. Ашыйклар һәрвакыт халык өметләрен тойганнар, мәхәббәт иреген яклаганнар, Ватанга тугрылык турында җырлаганнар һәм шуңа күрә бу традиция азәрбайҗан халкы тарафыннан "Ил анасы" () дип аталган.Ашуг в БСЭ Азәрбайҗан ашыйклары сәнгате азәрбайҗан милли тәңгәллек символы һәм азәрбайҗан теле, әдәбияты һәм музыкасының саклаучысы буларак санала.
2009 елда ЮНЕСКО ның Әбу-Дабида (БГӘ) матди булмаган мирасны яклау комитетының дүртенче сессиясендә азәрбайҗан ашыйклары сәнгате ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелдеАзербайджанское ашугское искусство на сайте ЮНЕСКОАшугское искусство внесено в Репрезентативный список Нематериального культурного наследия ЮНЕСКО. Day.az, 30.09.2009 г..
Этимология Хәзерге энциклопедик сүзлектә һәм Зур энциклопедик сүзлектә «ашыйк» сүзе гарәп һәм төрки «ашыйк» (, , ) — «гашыйк» сүзләреннән килеп чыга дип билгеләнә.Ашуг // Образовательный мультисловарь // Христианство, Православие, Вера, Религия, Кафедральный собор Христа Спасителя «Ашыйк» сүзе башта «илаһи яратучы, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт белән янып торучы» дигәнне аңлаткан, аннары ул төрки сөйләмгә күчә, ә соңрак «җырчы-шагыйрь» мәгънәсендә әрмән һәм грузин телендә дә тарала.Ашуги на сайте русской литературы и фольклора XII гасыр шагыйре Әхмәд Ясави үзенең «Хакыйкать чын гашыйклар юлына…» шигырендә суфи дәрвишләренә карата «ашыйклар» атамасын куллана.
Ашыйклар сәнгате тарихы Ашыйк традициясе Азәрбайҗан мәдәниятендә XV-XVI гасырлардан, ашыйк Корбани яшәгән һәм иҗат иткән чорда үсеш таба, әмма сәнгать күпкә борынгырак тарихка ия. Мәсәлән, төрки җыраулар — озаннар () — инде X-XI гасырларда ук яшәгән.Anthology of Ashiq
Озаннар гопузда уйнап үз әсәрләрен башкарганнар һәм угызлар арасында аерым рухи йогынты ясаучы әкиятчеләр һәм җырчылар булган. Озаннарның танылган ядкарьләренә угызларның «Китаби дәдә Коркыт» дигән эпосы керә. Тарихта Коркыт дәдә, Аббас дәдә, Ядигәр дәдә, Керем дәдә кебек озаннар билгеле. Дәдә сүзе угызларда "рухи ата" мәгънәсендә кулланыла. XVII гасыр озаннар осталыгы ислам һәм аның идеологиясенең төрки-угыз җәмгыятенә йогынтысы көчәюе нәтиҗәсендә тулаем югала. Гарәп теле һәм әдәбиятының, гомумән, ислам идеяләренә юнәлтелгән мәдәниятнең таралуы мәҗүсилек чоры белән тыгыз бәйләнгән озан сәнгатенең нигезләрен тәмам тарката.
Ашыйк Корбани чорында үз дастаннарын һ.б. әсәрләрен гопузга кушылып башкаручы озаннар традициясе үз җырларын сазга кушылып җырлаучы ашыйклар белән алмашына.
Ашыйклар сәнгатенең жанрлары Милли шигъриятнең төп жанрлары — кошма, дастан, остаднамә, шулай ук аларның шигъри формалары — гәрайлылар, дивани, кошма, баяты, тәҗнис — ашыйклар тарафыннан киң кулланыла.Tourism.AZ — ФОЛЬКЛОР
Кошма Кошма — халык шигъриятының киң таралган формасы. Кошмада иҗекләр саны унбергә җитә. Кошма берничә төргә бүленә: "гүзәлләмә" — гүзәллекнең табигый матурлыгы яки искиткеч кешелек сыйфатларын тасвирлау; "кочаклама" — каһарманнарның яисә аларның батырлыкларын олылау; "ташлама" — иҗтимагый яки кешелек кимчелекләре тәнкыйтьләү; "агыт " — мәрхүм кешене искә алу җыры.
Дастан
Дастан — Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъриятендә дә (шул исәптән халык шигъриятендә дә) киң таралыш тапкан жанр. Дастаннарда каһарманнарның батырлыклары, мәхәббәт, мөһим тарихи вакыйгалар турында сөйләнә. Стилистик һәм сүз мөнәсәбәтләрендә кошманы хәтерләтә, әмма дүртъюллыкларның саны, тематикасы, мәгънәсе һәм музыкаль ягы кошмадан аермалы.
Останамә Бу төр, гадәттә, нәсихәт җырларыннан һәм вәгазь җырларыннан гыйбарәт.
Гүзәлләмә Гүзәлләмә - кошма жанрының бер төре, табигый гүзәллекне тасвирлый яки искиткеч кешелек сыйфатларын олылый.
Шулай ук карагыз
Садыйк Мирза Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате Мәйханә (жанр) Ашыйклар
Чыганаклар
Ашуг // Образовательный мультисловарь // Христианство, Православие, Вера, Религия, Кафедральный собор Христа Спасителя Ашуги на сайте русской литературы и фольклора
Anthology of Ashiq
Искәрмәләр
Төркем:Азәрбайҗан сәнгате Төркем:Азәрбайҗан музыкасы