Тымытык — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Географиясе Тымытык Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 278 чакрым, ә район үзәге Азнакайдан төньяк-көнчыгышка таба 22 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарихы Тымытык — Юрми волосте башкортларының авылы. Типтәрләрне «асаба башкортлар бер нинди килешүсез 150 йылга (кире) керткән», ягъни 1684-1690 елларда. 1783 елда 5-нче типтәр командасында 97, 1795 елда 92 типтәр була. Россия империясе законнарына яраклы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә яраклы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомум исәпкә кертеләләрПолное собрание законов Российской империи Том 5. №3287Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278Полное собрание законов Российской империи Том 23. 1795 елда 88 башкорт ревизия сказкасы исәбенә алына, шулай ук 95 типтәр, 99 ясаклы татар, 39 хезмәтле татар теркәлә. 1816 елда 17 йортта 92 башкорт ир-аты исәпләнә, 64 типтәр, 97 дәүләт крестьяны, 17 кердәш башкорт була. 1834 елда 99 башкорт ир-аты; 87 типтәр, 1850 елда 127 башкорт, 120 типтәр, 131 дәүләт крестьяны, 31 кердәш башкорт теркәлә; 1859 елда башкорттар — 164, типтәрләр — 140, дәүләт крестьяннары — 164, кердәш башкортлар — 53.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1094 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 82.54%, башка халыклар — 2.56%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 14.90%.
Административ-территориаль корылыш 1920 елда авыл яңа оештырылган Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны составына керә. 1930 елдан — Тымытык районы, 1935 елдан — Азнакай районы, 1935 елдан — Тымытык районы, 1958 елдан — Азнакай районы, 1963 елдан — Әлмәт районы, 1965 елдан — янә Азнакай районы составында булаТумутук. 1930—1931 һәм 1935—1958 елларда — Тымытык районы үзәге. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Рәшит Зәкиев (1937), язучы һәм журналист. Фәрит Зәкиев (1952), нефтьче. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.