|стиль_изображения = |подпись = hәлакәткә юлыккан очкыч 4 ел 3 ай элек |стиль_подписи = |стиль_заголовков = background-color:#0066FF; width:600px;color:white; |стиль_меток = background: #eee; text-align: center; width:100px; |стиль_текста = text-align: center;
|заголовок1 = Гомуми мәгълүмат |метка1 = |текст1 =
|заголовок3 = |метка3 = Дата |текст3 = 22 май, 2020 ел
|заголовок4 = |метка4 = Вакыт |текст4 = 14:45 (09:45 UTC)
|заголовок6 = |метка6 = Афәт төре |текст6 = җиргә егылып төшү
|заголовок7 = |метка7 = Сәбәп |текст7 = тикшерелә |заголовок8 = |метка8 = Урын |текст8 = Пакистан, Карачи, Җинна һава аланы |заголовок9 = |метка9 =Үлүчеләр |текст9 = 98 (97 очкычта + 1 җирдә)
|заголовок10 = Очкыч |метка10 = |текст10 =
|заголовок11 = |метка11 =Очкыч төре |текст11 = Airbus A320
|заголовок12 = |метка12 =Aвиаширкәт |текст12 =Pakistan International Airlines (PIA)
|заголовок13 = |метка13 = Борт номеры |текст13 = AP-BLD
|заголовок14 = |метка14 =Очып китү урыны |текст14 = Лаһор ,
|заголовок15 = |метка15 =Очып килү урыны |текст15 = Җинна (Карачи),
|заголовок16 = |метка16 =Рейс |текст16 = PK-8303
|заголовок17 = |метка17 =Чыгарылу вакыты |текст17 = 2004 ел
|заголовок18 = |метка18 =Юлчылар саны |текст18 = 91
|заголовок19 = |метка19 =Экипаж саны |текст19 = 8
|заголовок20 = |метка20 =Исән калганнар |текст20 = 2
Карачи янында 8303 рейсы һәлакәте () — 2020 елның 22 маенда булган эре авиаһәлакәт. Лахор—Карачи маршруты буенча PK-8303 эчке рейсын башкарган Pakistan International Airlines (PIA) авиаширкәтенең Airbus A320-214 һава очкычы Карачи һава аланында утыруга икенче әйләнеш ясап килгән вакытта торак районга егылып төшә. Һәлакәт очкыч белән элемтәне югалтканнан соң килеп чыга. Аның бортында булган 99 кешенең (91 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы) 2 се генә исән калган (Пенҗаб Банкы президенты Зафар Мәсүд, Мохд Зөбәер исән калганнар При крушении самолета в Пакистане выжили два человека. РИА Новости, 22.05.2020); шулай ук җирдә 8 кеше яраланган (шуларның 1се 31 майда вафат булган).
Очкыч
Airbus A320-214 (теркәү номеры AP-BLD, 2274 серияле) 2004 елда чыгарылган (беренче очыш 17 августта F-WWIJ тест астында булган). Шул ук елның 17 сентябрендә China Eastern Airlines авиаширкәтенә (Шанхай) тапшырыла. 2014 елның 30 октябрендә Pakistan International Airlines авиаширкәтенә лизингка бирелгән һәм аның б/н AP-BLD га алыштырылган. Ике CFM International CFM56 турбовентилятор двигателе белән җиһазланган. Һәлакәт көненә кадәр 25 860 «очып китү-утырту» циклы ясаган булган һәм 47 124 очыш сәгате җыелган.
Экипаж һәм пассажирлар Очкычның командиры — Саҗад Гөл (). Икенче очучы — Госман Азам (). Салонда 6 стюард эшләгән. Очкычта 91 пассажир (90 Пакистан кешесе) һәм экипажның 8 әгъзасы (барысы да пакистанлылар) булган.
Вакыйга барышы PK-8303 рейсы Лахордан 13:10 сәгатьтә очып китә һәм, план нигезендә, Карачига 14:30 сәгатьтә төшәргә тиеш була, тик очкычны утырту алдыннан шасси чыгарылмаган булу сәбәпле, ул икенче әйләнешкә китә. Карачи һава аланына төшәсе урында, әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, торак кварталга егылып төшә. Очучылар һәм авиадиспетчер сөйләшүләрендә һәлакәткә кадәр двигательләрнең эшләми башлавы турында искә алына.
Шаһитлар һавада чакта очкычның тулысынча тынып калганын хәбәр итә. Flightradar24 тәкъдим иткән биеклек диаграммасы икенче әйләнешкә китәр алдыннан, 8303 рейсының җир өслегенә кадәр төшүен күрсәтә.
Очраклы шаһитлар ясаган фотосурәтләрдә, очкыч икенче әйләнешкә киткәннән соң, двигательләрнең янган гондолалары һәм авария авиация турбинасы чыгарылган булуы күренә.
Тикшерү Һәлакәттән соң берничә сәгать узгач, һәлак булган авиаочкычның беренче табыла.
«24 майда Карачи һава аланы янында Airbus A320 һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү буенча махсус комиссия өч ай дәвамында тикшерү эшләрен төгәлләячәк»,— дип белдергән Пакистанның авиация министры Гуләм Сәрвәр Хан. Министр сүзләренә караганда, һәлак булганнарның гаиләләре 6 мең долларга якын компенсация алачак, ә исән калганнары — 3 әр мең доллар. «PIA генераль директоры ваемсызлыгы ачыкланса, ул отставкага китәчәк. Әгәр без ваемсызлык күрсәткәнбез икән, без отставкага китеп кенә калмыйбыз, суд алдында җавап тотачакбыз,— дип китерә министрның сүзләрен Dawn газетасы.— Кем генә җаваплы булса да, алар эштән куылачак».
Сылтамалар Aviation Safety Network та һәлакәтнең тасвирламасы При крушении самолета в Пакистане выжили два человека. РИА Новости, 22.05.2020
Искәрмәләр
Төркем:22 май Төркем:2020 ел Төркем:Хәзерге вакыйгалар Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Пакистанда авиаһәлакәтләр