Скумин микстурасы үзен яхшы яктан гына “күрсәтте”, аңа түбәндәгеләр керә: 10,0-250,0 утчәчәк үләне төнәтмәсе; 5,0 шәр дүләнә сыгынтысы, песи үләне һәм сукыр кычыткан төнәтмәләре; 2,0 шәр эвкалипт һәм борыч бөтнек төнәтмәләре; 30,0 гөлҗимеш сиробы.
Клиник күзәтүләр буенча, әлеге микстураны 1-2 ай дәвамында ашарга 15-20 минут кала көнгә 3-4 тапкыр 10-15 мл күләмендә куллану йокыны яхшырта, кәефне нормальләштерә, Скумин синдромы билгеләрен бетерә.
Аны бик үк сизелерлек булмаган тайпылышлар вакытында, шулай ук фармакологик препаратларны туктатканнан соң ярдәмче дәвалау чарасы буларак билгелиләр.
Шулай ук карагыз Виктор Скумин Скуминча психотренинг Скумин синдромы
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Фармакология Төркем:Медицина Төркем:Психиатрия Төркем:Кардиология