Скуминча психотренинг — 5 күнегүдән торган яхшы нәтиҗә бирүче психотерапия ысулы :
«Релаксация» — эзлекле рәвештә аяк, кул, гәүдә, муен, баш мускулларының киеренкелеген бетерү. Кул чукларының, арка, йөзнең релаксациясенә аерым игътибар бирелә, чөнки әлеге контингентта аларның артык киеренкелеге аеруча күзгә ташлана. «Җылы» — аяклар, куллар, кояш үрелмәсе, муен, баш җылытыла. Скумин синдромы авырулар периферия урыннары өшүдән, салкыннан иза чигә. Бу җайсызлыкны бетерү, турыдан-туры уңай нәтиҗәдән тыш, шәхеснең авыру белән көрәше активлашуга китерә. «Очу, авырлык югалу» — очу, авырлык югалу, тәннең «эреп юкка чыгуы» кебек тойгылар уята торган формулалар кулланыла. Бу күнегүне үзләштергәч әлеге авыруларга хас булган авырту, хәлсезлек, авырлык, уңайсызлык кебек тойгылар кими, авыруларның кәефе яхшыра. «Максатчан рәвештә үз-үзеңне ышандыру» — аның формулалары төгәл дәвалау бурычлары белән билгеләнә. Алар имплантатларның эшләвенә карата адекват мөнәсәбәт булдыруга, йокыны нормальләштерүгә, характерлы тайпылышларны төзәтүгә, куркуны, шөбһәләнүне җиңүгә, шәхси ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлтелә. «Активлаштыру» — үз-үзеңә бикләнгәнлек халәтеннән чыгаруга булыша торган формула һәм күзаллаулар ярдәмендә эшләнә. Организмның энергия, көч җыюына басым ясала һәм бу сәламәтләнүгә, авыруның хәле яхшыруга китерә.
Шулай ук карагыз Виктор Скумин Скумин микстурасы Скумин синдромы
Сылтамалар
Web-сайт
Әдәбият Бобина Л.А. Синдром Скумина как нозологическая форма. // К Здоровью через Культуру. – 2010. – №18. – С. 22-36. ISSN 0204-3440 Филатов А.Т., Скумин В.А. Психопрофилактика и психотерапия в кардиохирургии. – Киев: Здоров'я, 1985. – 72 с. (Б–ка практ. врача).- с. 36 - 39.
Искәрмәләр
Төркем:Кардиология Төркем:Медицина Төркем:Психиатрия Төркем:Психология