200px|thumb|right|Cу анасы Су анасы — татар мифологиясендә бер җан иясе. Күбесенчә Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы аша билгеле.

Миф буенча, аны ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди.

Гәүдәсе Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Миф Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Ышану буенча, Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый. Аңар бала биргән кешене бик ярата. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата имеш.

Моны да карагыз

Су бабасы Су иясе

Чыганаклар Татар халык легендалары һәм мифлары. Turkish Mythology Dictionary - Multilingual (Tatarça)

Тышкы сылтамалар

Төркем:Татар мифологиясе Төркем:Су ияләре