thumb|255пкс|справа|Алкалы хоккей. Россия Банкының Алтын тәңкәсе, 200 сум, 2010 ел. Алкалы яки шайбалы хоккей — махсус боз мәйданчыгында кәшәкәләр һәм алка («шайба») кулланып уйнала торган командалы спорт уены, хоккей төре. Уенның максаты — алканы көндәшләр капкасына кертү. Матчта күбрәк алка керткән команда җиңүче була.

Бу уен кайчан һәм кайда барлыкка килгән?

Теге яки бу спорт төренең кайда барлыкка килүен төгәл генә билгеләү кыен, шулай да алкалы хоккейның туган җире дип Канаданы, ә туплы хоккейның ватаны дип Россияне санау кабул ителгән.

Хоккейның Канадада килеп чыгуы турында бик күп карашлар бар. Шуларның берсе буенча, бу спорт төре башта Англиядә уйлап табылган, аннары инглиз укчылары аны Галифакска алып кайтканнар, һәм шәһәр халкы яңа уен белән мавыгып киткән.

1870 елларда ук алкалы хоккей Канадада уздырылган кышкы спорт бәйрәмнәре программасына кертелә. Хоккейның беренче кагыйдәләре Монреаль университеты студентлары тарафыннан төзелә. Бозга куелган ике таш — капка ролен үти башлый, алар ярдәмендә алка керергә тиеш булган аралык үлчәмнәре билгеләнә.

Беренче официаль матч 1875 елның 3 мартында Монреаль шәһәренең «Виктория» боз мәйданчыгында үтә.

Ул вакыттагы хоккей бүгенгесеннән бик нык аерылып тора. Һәрбер командада бары тик тугыз уенчы (хәзер унсигездән дә ким түгел) була, алар бер матч дәвамында алышынмыйча уйныйлар. Шайба (алка) түгәрәк агач кисәге рәвешендә була.

150px|thumb|right|Фредерик Артур Стэнли аᴙк тубы тарихындагы кебек, хоккейда да капкадагы ятьмә бик күп вакытлар узганнан соң гына кулланыла башлый. Беренче тапкыр ул 1900 елда гына барлыкка килә һәм балык тота торган ятьмәдән эшләнә. Шуннан соң алканың капкага керү-кермәвенә бәйле бәхәсләр (кайвакыт алар командаларның сугышуына да китергән) юкка чыга. Казыйларга һәм хоккейчыларга капка алынуын билгеләү шактый җиңеләя. Бераздан капкага металл ятьмә элә башлыйлар. Ул нык була, әмма кайвакыт алканың, бәреп кертүдән соң артка атылып китеп, капкачыны яки капка янында торган башка уенчыны җәрәхәтләү очраклары күзәтелә. Әлеге кимчелекне бетерү өчен, бәрү көчен киметә торган һәм капка эченә тарттырылып куела торган икенче — баудан ясалган ятьмә куллана башлыйлар. Бүгенге көн сеткасы металл һәм баудан ясалган ятьмәләрнең кушылмасыннан гыйбарәт. 150px|thumb|right|Беренче Стэнли куᴨысы Алкалы хоккейның беренче рәсми кагыйдәләр тупланмасы 1886 елда басылып чыга. Кагыйдәләр кодексының авᴛыры Канада хоккеисты Райан Смит була. Шул ук 1886 елда Канада һәм Англия командалары арасында беренче халыкара очрашу уздырыла (канадалылар I иңүгә ирешә). Шуннан бирле чемпионатлар ел саен үткәрелә башлый, ә җиңүчеләргә Стэнли кубогы тапшырыла.

Стэнли кубогы 1893 елда Канада янaрал-губернаторы, британияле лорд Фредерик Артур Стэнли тарафыннан илнең иң яхшы командасын бүләкләү өчен кертелә.

Элек барлык матчлар да ачык һавада үткәрелә, ә беренче ябык боз мәйданчыклары бары 1870-1890 елларда гына барлыкка килә. Ябык боз мәйданчыгы табигый бозы булган зур сарай яки ангар рәвешен ала. Салкынны яхшы үткәргәнлектән, бу бина хоккей уйнау өчен бик кулай була.

Уенның барлыкка килү-141 нан алып 1903 елга кадар Ауpупалылар табигый боз өстендә уйныйлар. Беренче ясалма боз Лундьıнда барлыкка килә, шуннан соң боз мәйданчыкларын камилләштерү һәм яңаларын төзү эше башланып китә. Тиздән Бөек Британия хоккейны профессиональ спорт төре дәрәҗәсенә күтәрә, ләкин озакка түгел... Сугышлар (Беренче бөтендөнья һәм Икенче бөтендөнья сугышлары), башка спорт төрләре белән беррәттән, хоккейга да тискәре йогынты ясый.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң уен тагын җанланып китә. Хоккейның яңа йолдызлары кабына, яңа хоккей державалары барлыкка килә. XX гасырның икенче яртысында иң көчлеләр булып СССР, Чехословакия һәм Канада җыелма командалары санала.

XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында мәйданга яңа лидерлар чыга. Шундыйлардан АКШ, Финляндия, Чехия һәм Швеция командаларын атарга мөмкин. Финляндия, Чехия, Швеция һәм Русия җыелма командалары 1996-1997 еллар сезоныннан башлап ел саен Евротур турнирын уздыралар.

Россия хоккееның тарихы

1917 елдан соң илебездә туплы хоккей (рус хоккее, ул «бенди» дип тә атала) популәрлаша. Хәтта хатын-кыз командалары да була. Ә шайбачы уенны, нигездә, бу спорт төрен уку программасы кысаларында өйрәнгән физик культура югары уку йорты студентлары уйный.

Россия алкалы хоккей үсешенең башлану ноктасы дип Бөтенсоюз физик культура комитетының 1946-1917 еллар сезонында алкалы хоккей буенча СССР чемпионаты үткәрү турындагы карарын саныйлар.

Элегрәк ярышларны Бөтенсоюз хоккей сикcәсе оештырса, 1959 ел-дан бу эш туплы һәм алкалы хоккейны берләштергән Хоккей федерациясе карамагына күчә. 1967 елда ул Хоккей федерациясе (алкалы хоккей) белән Туплы һәм чирәмдәге хоккей федерациясенә бүленә.

1952 елның 1 апрелендә Сәвитлар Союзының хоккей берләшмәсе Халыкара боздагы хоккей лигасына аяк баса. 1978 елдан бу лига ИИХФ (International Ice Hockey Federation — Алкалы хоккей халыкара федерациясе) исемен ала.

Уен кагыйдәләре

Хоккей кагыйдәләре еллар дәвамында бик күп һәм бик җитди үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, XIX гасырда мәйданчыктагы хоккейчыларның саны тугызга тугыз, соңрак җидегә җиде була. Уенчылар алышынмыйча уйный, ә команда саcтафына бүгенге көн өчен гадәти булмаган амплуалы хоккейчылар керә. Мәсәлән, ровер (ингл. rover — сукбай, зимагур) — көндәшләр капкасы янында гына уйнау хокукы булган һөҗүмче.

Шайба (алка) уенга башкача кертеп җибәрелгән. Казый алканы бозга куйган һәм тиешле боерык биргәннән соң гына читкә киткән. Еллар узу белән генә шайбаны ата башлыйлар.

Озак вакытлар дәвамында көч кулланып уйнау бары тик саклану зонасында гына рөхсәт ителә. 1970 елдан гына мәйданчыкның бар җирендә дә көч кулланырга мөмкин дип табыла.

Иң зур үзгәрешләрнең берсе 2001 елда ясала: «кызыл сызык кагыйдәсе» кире кагыла. Уенчының, бу кагыйдә буенча, саклану зонасыннан атылып, урта зонаны узган алканы кабул итәргә хокукы булмый. Мондый яңарышлар уенны хәрәкәтлерәк, үткенрәк һәм карарга кызыграк итү өчен кертелә.

Мәйданчык

Мәйданчык тигез боз өслекле турыпочмаклыктан гыйбарәт. Мәйданның озынлыгы 56-61 м, киңлеге —30 м (Төньяк Америка мәйданчыклары таррак).

Мәйданчык 1,20-1,22 м озынлыклы, кырыйлары түгәрәкләнгән (радиусы-7-8,5 м) бортчык белән әйләндереп алына. Тышкы (капка артындагы) бортын 4 м ераклыкта, аркылыга кызыл капка сызыклары үткәрелгән. Бу сызыкларга параллель рәвештә (алардан 10 м ераклыкта) зәңгәр сызыклар билгеләнгән, алар мәйданчыкны өч зонага бүлә: саклану зонасы, урта зона һәм һөҗүм итү зонасы. Урта сызык мәйданчык аркылы үткәрелә һәм аны ике тигез өлешкә бүлә. Мәйданчыкның үзәгендә (урта сызыкта) үзәк нокта билгеләнә, бу ноктада һәрбер период башында һәм капка алынганнан соң, алка атыла. Алканы ату нокталары шулай ук ике якта, капкадан 6 м ераклыкта, һәм урта зонада, зәңгәр сызыклардан 1,5 м ераклыкта билгеләнгән. Капка янындагы алка ату нокталары (яки ахыргы алка ату нокталары) һәм үзәк нокта тирәсендә радиусы 4,5 м булган әйләнә үткәрелгән.

Боз өстендә, казый өстәле янында, радиусы 3 м булган ярымтүгәрәк рәвешендәге махсус зона билгеләнгән: ул казый мәйданчыгы дип атала. Баш казый башка казыйларга нәрсәдер хәбәр иткәндә яки алар белән теге яки бу уен моменты турында киңәшләшкәндә, хоккейчыларның бу зонада булырга хокукы юк.

Капка һәм капка мәйданчыгы

Капка рамы ике вертикаль терәктән һәм аларны тоташтыручы кызыл төстәге горизонталь өрлектән гыйбәрәт. Капканың биеклеге (боз өслегеннән өрлеккә кадәр) 122 см, киңлеге (эчке озынлыгы) 183 см.

Вертикаль терәкләрдә штырьлар (кире чыкмасын өчен очы сырлы итеп эшләнгән кадаклар) бар, алар капкаларның бер урында торуына булышлык итәләр. Капканы бозга катырып кую тыела. Сакланучы команда уенчысы капканы юри урыныннан кузгатса, аңа штраф салына. Капка алдында кызыл сызык белән капка мәйданчыгы билгеләнә (гадәттәтә ул ярымтүгәрәк рәвешендә була). Капка мәйданын чикләүче сызыклар аның бер өлеше булып санала.

Кәшәкә һәм шайба (алка)

Алка 200px|thumb|right|Алка (шайба) Шайба резинадан эшләнгән кара төстәге каты яссы дисктан гыйбарәт. Алканың биеклеге 1 дюйм (2,54 см), диаметры 3 дюйм (7,62 см), авырлыгы 156-170 г.

Шайба уенга бары бер юл белән — атып кертелә. Кагыйдә буенча, шайба бозга төшеп җитмичә, уенчыларның аңа кагылырга хокукы юк.

Кәшәкә 250px|thumb|right|Уенчы һәм капкачы кәшәкәләре Хоккей кәшәкәсе ыргак һәм саптан (таяктан) тора. Аның үкчәсеннән (сап белән ыргакның тоташкан урыныннан) сабының башына кадәр озынлыгы 163 см, үкчәдән ыргак башына кадәр 32 см. Сапның максималь киңлеге 3 см, калынлыгы 2,5 см. Ыргакның киңлеге 5 см дан да ким һәм 7,5 см дан да озынрак булмаска тиеш. Капкачы кәшәкәсе ыргагының һәм сабының максималь киңлеге 9 см, үкчәсенеке —11,5 см. Аның ыргагы башка уенчылар кәшәкәсе ыргагыннан киңрәк кенә түгел, озынрак та —39 см. Кәшәкәләр агачтан һәм башка материаллардан эшләнә. Аларның теләсә кайсы урыны изолента белән чорналырга мөмкин.

Ыргак бөгелешенең тирәнлеге 1,5 см дан артмаска тиеш. Уенчы стандартка туры килмәгән зурлыкта кәшәкә кулланса, аңа штраф салына. Еш кына рефери (баш казый) кәшәкәне каршы як командасы таләбе буенча үлчи. Әгәр стандартлардан читкә чыгу күзәтелсә, гаепле уенчыга кече штраф салына.

Сынган кәшәкә белән уйнау тыела. Уенчы, кәшәкәсенең барлык сынган өлешләрен бозга ташлаганнан соң гына, уенын дәвам итә ала.

Уенчының экипировкасы

Уенчының экипировкасына (кәшәләрдән кала) тимераяклар, махсус кием (униформа) һәм саклагыч амуниция (хоккейчының кәшәкәдән һәм кием-салымнан башка кирәк-яраклары)

Хоккей униформасы свитер, хоккей шортигы һәм шлемнан гыйбарәт һәм (шлем шулай ук саклагыч вазифаны үти). Уенчының свитеры һәм шортигына номер языла. Ул кабул ителгән зурлыкта һәм кием төсенә контраст төстә булырга тиеш. (Кайбер уенчы-үзләренә гадәти булмаган номер алырга яратканга, ИИХФ махсус чик-кертергә мәҗбүр була: хоккейчыларның номерлары 1 дән 99 га кадәр төрләнә ала.) Свитерның артына уенчының фамилиясе дә языла. Капитан кигән свитерның алгы ягына «С» хәрефе (ингл. captain — капитан), ә ярдәмчеләрнең свитерларына «А» хәрефе (ингл. assistant — ассистент) төшерелә. Әгәр көндәш командаларның киемнәре төсләре белән охшаш булса, һәм бу уен процессында буталчыклык китереп чыгарса (мәсәлән, гол кертүче яисә кагыйдә бозучыны билгеләгәндә), «хуҗа» команда рефери таләбе буенча формасын алыштырырга тиеш. Формадагы бертөрлелек кагыйдәсе уенчыларның шлемнарына да кагыла, бары капкачы гына башка уенчыларныкына охшамаган төстәге шлем кия ала.

Хоккейчының саклагыч амунициясе шлем, перчаткаларны һәм шулай ук форма өстеннән киелә торган тез саклагычларны, терсәк саклагычларны, калканны (кечкенә шчит) һ.б. үз эченә ала. ИИХФ исеме астында үткәрелә торган матчларда уенчылар халыкара стандартларга туры килә торган һәм кагыйдә буенча дөрес итеп каптырылган саклагыч шлемнар киеп уйнарга тиеш. Хоккейчы уен вакытында мәйданчыкка каптырылмаган каешлы шлем киеп чыкса, аңа кече штраф салына.

Голкипер (капкачы) экипировкасына битне тулысынча каплый торган капкачы битлеге, форма өстеннән аякка киелә торган (киңлеге 30 см дан узмаган) калканнар, перчатка-тозак һәм голкиперның кәшәкә тоткан кул чугын каплый торган калкан (блин) керә. Калкан һәм тозакның киңлеге 21 см дан, ә биеклеге 42 см дан артмаска тиеш.

Халыкара кагыйдәләр буенча 20 яшькә кадәр уенчыларның барысы да .махсус битлекләр киеп уйнарга тиеш (аларны еш кына «битлекчеләр» дип тә атыйлар). Мондый битлекләрне индивидуаль рәвештә зуррак яшьтәге хоккейчылар да кия ала.

Уен барышы

Хоккей матчы чиста уен вакытының 60 минутын — араларында 15 минутлык тәнәфесе булган 20 минутлы 3 периодны үз эченә ала. Уен вакытын казый-хронометрист саный. Һәр периодтан соң көндәшләр капкаларын алыштыралар. Командалар матч дәвамында берәр тайм-аут (ингл. timeout — тәнәфес) алырга мөмкин: бу төп яки өстәмә вакытта, бары тик уен туктап торганда гына эшләнә.