Пан Пан яки Панпан ул безнең эраның 3-енче гасырыннан 7-енче гасырына кадәр булган дип ышанылган кенчкенә Һинду Патшалыгы. Ул Малайя ярымутравының көнчыгыш ярында урнашкан дип ышаныла, ул Келантанда яки Малайзиядә, Теренггануда урнашкан булган дигән фикерләр бар. Бу Таиландның, Сурат Тһани Провинциясенең Ампһое Пһунпһини янында. Ул Пан тан ига (Паттани Патшалыгына) бәйле булган дип ышаныла, ул шул ук даирәне күп гасырлар соңрак биләп торган һәм якындагы Малай төбәкләре белән чагыштырып караганда мәдәнияттә һәм телдә берникадәр аермалары бар. Тарихы Бу патшалык турында мәгълүмат аз. Патшалык Дһармасету җитәкчелеге астында Шривиджайя тарафыннан безнең эраның 775 елында яулап алынган булган. 424 елдан 453 елга чорда, патшалык Кытайга беренче миссияләрен җибәргән. Биредән әйтелгәнчә Каундинья II Сиам Култыгының башка ярында Фунань Патшалыгына Һинд динен янә керткән. Кытай Көньяк һәм Төньяк Династияләре вакытында, 529, 533, 534, 535 һәм 571 елларда Пан Пан Патшалыгы Кытайга ясак җибәргән булган.Annals of Liang dynasty. Annals of Chen dynasty 616 һәм 637 елларда, Пан Пан Патшалыгы Танг династиясенә ясак җибәргән булган.Annal of Tang dynasty. Foreign countries at the South. Шулай ук карарга мөмкин Нахон Си Тһаммарат Буджанг Үзәне Кедаһның Иртә Тарихы Келантан Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Малайзия тарихы