Роберт Габделнур улы Мортазин — татар артисты, Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.
1958 елның 7 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Иске Өҗем авылында дөньяга килә. 1982 елда Казан театр училищесын, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.
Эшчәнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында артист булып башлый. 1987 елда, театрының үз бинасы булдырылу белән, ул җитәкчелек эшенә күчерелә – сәхнәләштерү бүлеге мөдире, баш администратор, соңрак, мөдир урынбасары булып эшли. 2000 елның декабрендә Роберт Мортазинны Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә чакыралар. Ул анда баш администратор булып эшли.
2002 елдан — Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире.
Сылтамалар Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татар җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Кариев театры Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар