Кикино (Кикын, ) — Пенза өлкәсенең Каменка районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Кикино — "Алтавыл"ның иң зурысы.
Географиясе Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә урнашкан, урман-дала зонасында, Каменка шәһәреннән 22 км көнбатышта Кевда елгасы ярында урнашкан..
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Тарихы 1692 елда Керенск өязендә татар морзалары Әхмәт һәм Алей Кикичевларга иптәшләре белән өч басуның һәркайсында 2137 чирек җир бирелгән. Дөрес, бу Алты авылдан читтәрәк була, ләкин монда йомышлы татарларның фамилияләрен искә алу кызык. 1701 елда шул ук урыннарда стольниклар бертуган Кикиннарга җир кире бирелә. Татар авылы буларак 1745 елда телгә алына. Авылны риваятьләр буенча Арыслан Полкаев нигезләгән. Авылдагы халык, тагын 6 авылны санап, болгар токымлы булып санала. Бу авылларга Кыти иле, Нугай, Мәкъсүт, Кикино, Кабылкин, Телятино керә.
XVIII гасыр ахырыннан Чембар өязе составында, Кевда елгасының сул ярында торган, 2 мәчет булган. XIX гасыр уртасында — 4 мәчет исәпләнгән. 1911 елда 313 йорт, 17 кибет, 5 тимерче алачыгы була.
Пенза өлкә башкарма комитетының 17.9.1975 елгы карары белән авыл чикләренә Отчаянка бистәсе кертелгән.
Халкы
Халык саны: 1745 елда — якынча 800, 1762 — около 798, 1782—1297, 1864—1945, 1877—2232, 1897—1818, 1911—2285, 1926—1998, 1930—1907, 1939 — якынча 1568, 1959—1742, 1970—2568, 1979—2401, 1989—1968, 1996—1936, 2010—1636 кеше.
Шәхесләр
Муса Бигиев Заһир Бигиев
Дин XVIII гасыр ахырында авылда 2 мәчет булган. XIX гасыр уртасында 4 мәчет исәпләнгән. 1911 елга мәчетләре саны 5кә җитә, 3 мәдрәсәсе була.
2014 елга авылда 2 мәчет эшли.
Икътисады 2000 елда — «Дружба» совхозы утары үзәге (бөртекле, чөгендер һәм ит-сөт юнәлешләре, шикәр чөгендере орлыклары үстерелә). Кирпеч заводы бар, авыл мәдәният йорты, аның каршында «Дуслык» (1984 елдан) фольклор һәм «Тамчылар» балалар бию коллективлары эшли.Онлайн - энциклопедия Tatarica Китапханә, урта мәктәп эшли.
Кәмил Девликамов хуҗалыгы 350 мең га җир эшкәртә. Көненә 500 тонна минераль су чыгара торган заводы «Куака». Фермада 2 мең болан асрый.Авыл эшкуарлары: «Инвестор кертү зыянга булды»
Искәрмәләр
Сылтамалар «Халкым минем…»: Кикин авылы (Пенза өлкәсе). Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Каменка районы торак пунтлары