Әл-Фәлә́къ сүрәсе́ (гар. Таң) – Коръәндәге 113нче сүрә, 5 аятьтән тора. Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләренә (Ән-Нәс белән бергә) керә. Сүрә Мәккәдә иңгән, кайбер мөфәссирләр әйтүенчә – Мәдинәдә.

Иңү сәббәбе: Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәллам, яһүдләрнең сихерләре аркасында, авырып китә. Шуннан соң ике фәрештә аңа бозу әйберләре ташланган коены күрсәтәләр. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәлламгә Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләрен тапшыра. Һәр бәйләнгән төенне чишкән саен, аларны укып, Расүлуллаһ терелә.Гайшә анадан тапшырыла

Сылтамалар Әл-Фәлә́къ сүрәсенең һәр аятын аерым тыңла

Төркем:Коръән сүрәләре

Сүрә

Бисмил-лә́һир-рахмә́нир-рахи́м. Куль әгъу́зү би-раббиль-фәләко 1. миң шәрри мә́ халәко 2. үә миң шәрри гъа́сикыйн изә́ үәкаб 3. үә миң шәррин-нәффә́сә́ти филь-гъукаде 4. үә миң шәрри хә́сидин изә́ хәсәде 5.

Тәрҗемә:

«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән... Әйт:«Таң Раббысына сыенамын, яратылган нәрсәнең явызлыгыннан, һәм дөньяны караңгы каплап алган вакыт явызлыгыннан, һәм төеннәргә өрүчеләрнең явызлыганнан, һәм көнләүченең көнчелегеннән».

Искәрмәләр

Әдәбият

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.

Төркем:Коръән сүрәләре