Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә. Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы ның Генераль Ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.

32 дәүләттә рәсми танылган. Кайберләрендә милли бәйрәм булып тора.

Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ (en) күрсәтеп чыга. Эзләнүләре да 1984 елда La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage китабында басыла.

Тарихы

Хатын-кызлар көне чарасын үзләренең хокукый тигезлеге өчен көрәшләренә халык игътибарын җәлеп итү өчен бер ысул буларак ның Американ хатын кызларының тавыш бирү хокукы өчен милли ассоциациясе () тарафыннан кулланыла башлый.

Шулай дип аталган чараларның беренчесе 1908 елның 3 маенда (), соңрак — 1909 елның 28 февралендә (); һәм 1910 елның 27 февралендә () булып уза, һәм соңрак та ул Милли хатын-кызлар көнен элеккечә февральнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый.

АКШ Кушма Штатларда шундый милли феминист активизмы 1848 елның 19-20 июль көннәрендә ның Сенека Фоллс(en) авылында узган хатын-кыз хокуклары конвенциясендә (en) кабул ителгән Хисләр декларациясеннән (en) кабызылып китә дип әйтеп була.Though it is popularly known as the first-ever women's rights convention, the Seneca Falls Convention was preceded by the Anti-Slavery Convention of American Women in 1837 held in New York City, at which women's rights issues were debated, especially African-American women's rights. In June 1848, male-organized National Liberty Party Convention in New York discussed the rights of women, at which presidential candidate Gerrit Smith established a party plank of women's suffrage.

"Барлык хатын-кызларның иң кәнәгатьсезләре — бар вакытын өйдә үткәрүче хатын-кызлар икәнен бик яхшы беләм. Пешерү, балаларны юу, киемнәрне әзерләүдән тыш башка нәрсә турында да уйлаган хатын-кызларны алыйк — ун очракның тугызында аларның уңышлы ана булуларын күрсәтә алырмын сезгә.""Оригинал: "Somehow I know that women who stay home all the time have the most unpleasant homes there are. You give me a woman who thinks about something besides cook stoves and wash tubs and baby flannels, and I'll show you, nine times out of ten, a successful mother." Рус тәрҗемәсе: "Меньше всего семейного счастья приходится на долю женщин, все время проводящих дома. Возьмите любую женщину, чьи интересы не ограничиваются приготовлением пищи, тазиками для мытья и детским бельем, и я покажу вам, что в девяти случаях из десяти — это успешная мать." Марта Хьюз Кеннон (en), The San Francisco Examiner (en), 1896. "Pioneer, Polygamist, Politician: The Life of Dr. Martha Hughes Cannon", Mari Grana/ Globe Pequot, 2009, 224 p. Үз иренең дүртенче хатыны буларак туганнарына хәбәр итмичә никахка кергән мормон хатын-кызы, сайлауларда көндәшләр арасында үз хәләл җефетен дә җиңеп 1897-1901 кануннар чыгару ассамблеясе сенаторы буларак хезмәт итә. Martha Hughes Cannon Documentary produced by KUED

АКШның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы дәвамында, ассоциация һәм бәйсез хатын-кыз хокуклары активистлары җәмгыятьнең игътибарын алга сөргән таләпләргә җәлеп итү тырышлыкларын вакытлыча туктатып калалар. Бу адым аркасында АКШ Конгрессы һәм штатларның кануннар чыгару ассамблеяләре (en) вәкилләре хатын-кызлар тавыш бирү хокукына ия булуга лаеклылыгын күрсәтүче тагын бер сәбәп дип күрәләр. Library of Congress. American Memory: Votes for Women. One Hundred Years toward Suffrage: An Overview, compiled by E. Susan Barber with additions by Barbara Orbach Natanson. Retrieved on May 28, 2009.

Cәяси көрәшне туктатмыйча алып бару, уңайлы очракларда илнең төрле шәһәрләрендә йөрешләр оештыру аркасында, 1920 елның августында АКШ конституциясенә "хатын-кызлар ил буйлап сәяси сайлауларда тавыш бирү хокукын бирүче" 19 төзәтмәсе (en) 36 штат тарафыннан раслау алгач (соңгысы булып Теннесси, 18 август) гамәлгә керә.

1920 ел башыннан NAWSA хатын-кыз хокукларын яклау мәсьәләсендәге эшчәнлеген Кыз-хатын сайлаучылар лигасы () аша дәвам итә.

АКШта хатын-кызларның хакларын яклау өлкәсендә бүген иң активлардан берсе булган Хатын-кызлар (хаклары) өчен милли оешма () 1966 елның июль аенда барлыкка килә.

"Аерым Американ шәхесләр һәм гомумән кешеләр буларак хатын-кызларның хокуклары буенча аларга хас булган сайлау иреген һәм башка мөмкинлекләрен кулланырга рөхсәт итмәгән матдәләргә конкрет гамәлләр белән каршылык күрсәтү вакыты килә."NOW Максатлары декларациясе

1923 елда башланган "Тигез хокуклар төзәтмәсе"н () кабул итү өстәндә сәяси көрәш дәвам итә. 1972 елда АКШ Конгрессында кабул ителгән тексты АКШ конституциясенә рәсми төзәтмә буларак керү өчен канун буенча билгеләнгән вакыт өчендә кирәк булган 38 штатның канун чыгаручы ассамблеяләренең яклау тавышларыннан 35 генә җыела. Соңгы тапкыр ERA мәсьәләсе 2013 елның 5 март көнендә 113 җыелыш АКШ Конгрессына Сенатының 10 санлы уртак резолюциясе белән яңадан кертелә.Democrats re-re-re-reintroduce Equal Rights Amendment ... but shhhh, don't tell anyone. Daily Kos, March 7, 2013

Социалистларның халыкара чарасы

Бәйрәмне халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү тәкъдиме 1910 елның 23 август — 3 сентябрь арасында башкаласы да узган Икенче социалистик интернационалның конгрессы (de) дәвамында 26-27 августта урын алган икенче Халыкара социалист хатын-кызларның конференциясендә кабул ителә. Еллык чара буларак Халыкара хатын-кыз көне билгеләү тәкъдиме белән американ социалистлар үрнәге белән рухландырылган алман социалисты Луиза Зиец () чыга, социалист беректәше һәм соңрак коммунист лидеры Клара Цеткин (en) тарафыннан якланыла, тик бу конференция дәвамында махсус көн билгеләнми.Temma Kaplan, "On the Socialist Origins of International Women's Day", Feminist Studies, 11/1 (Spring, 1985) 17 илдән җыелган 100 хатын-кыз делегат, бу фикерне хатын-кызлар өчен тигез хокуклар, шулай ук сайлау хокукы өчен, көрәшүдә бер стратегия буларак куллануга килешә.

Беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында узган халыкара хатын-кызлар көне чараларында , , һәм дә бер миллионнан артык кеше катнаша. Австро-Венгрия империясендә 300 демонстрация уза, да хатын-кызлар демонстрациягә Париж коммунасы (en) корбаннарын искә алучы плакатлар белән чыга. Хатын-кызлар сайлау һәм дәүләт вазифаларын башкару өчен сайлану хокукларын таләп итәләр, шулай ук эш урынындагы дискриминациягә каршы протест белдерәләр.

ндә Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр шул чор Россиясендә кулланылган юлиан тәкъвиме буенча 1913 елгы февраль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелгән (гамәлдәге григориан милади тәкъвим буенча — мартның икенче атнасы). Хатын-кызлар оештырган хезмәт ташлаулары, маршлар һәм башка протестлар 1914 елга кадәр дәвам итсә дә, 8 мартка берсе дә туры килмәгән.

1914 елгы Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә төшкән 8 март көнендә билгеләнә.Cote, Renée (1984) La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage. 1914 елгы чаралар ндә "сайлау хокукы" тәләпләренә багышланган иде (1918 елда гына ирешелә).

1917 елгы Россиядәге Февраль инкыйлабында роле "23 февраль (8 март) Халыкара хатын-кызлар көне булуы сәбәпле, очрашулар һәм чаралар булачагы көтелгән иде. Тик бу ‘Хатын-кызлар көне’ инкыйлабның башлануын билгелиячәге уйга да килмәде. Инкыйлабка юнәлгән гамәлләр планлаштырылса да, көне билгеләнәде. Тик иртүк, киресенә фәрманнарына карамастан, берничә текстиль фабрикасы эшчеләре эш урынын ташлап адымнарын башкалар да якласын өчен үз делегатларын җибәрде… бу киң күләмдә аларның эшләрен ташлап чыгуга әверелде.. кешеләр урамнарга агылды."Лев Троцкий

1917 елда юлиан тәкъвиме буенча февральның соңгы якшәмбесендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган демонстрацияләре илдә Февраль инкыйлабын башлата. Шул көнне Санкт-Петербург хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык" шигаре белән чыга — Беренче бөтендөнья сугышын һәм Россиядә ашамлыклар дефицитын бетерүне таләп итеп урамга чыга.

Октябрь инкыйлабыннан соң большевик Александра Коллонтай Владимир Ленинны чараны Советлар берлегендә рәсми бәйрәм буларак игълан итергә күндерә, ләкин 1965 елга кадәр ул эш көне буларак кала.

1917 Совет инкыйлабыннан соң, Совет республикасында рәсми чара буларак кабул ителүдән соң, бәйрәм күбесенчә коммунист һәм социалист илләрендә үткәрелеп килде. Кытай коммунистлары аны 1922 елда, испания коммунистлары — 1936 елда билгели башлыйлар. 1949 елның 1 октябрьда нигезләнүеннән соң, 23 декабрь көнендә кабул ителгән дәүләт прокламациясе белән 8 мартка рәсми статус, хатын-кызларга исә бу көнне ярты көн генә эшләү хакы бирелә.

Бөтендөнья чарасы буларак

Көнбатыш илләрендә Халыкара хатын-кызлар көне 1977 елда ның Генераль Ассамблеясе әгъза-илләрен 8 мартны Хатын-кыз хокуклары һәм дөньяда тынычлык урнаштыруга (en) юнәлгән халыкара истәлекле көн буларак игълан итергә чакыруыннан соң гына киң бәйрәм ителә башлый.

БМОның Хатын-кызлар статусы буенча комиссиясе (en) әзерләгән "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы декларациясе"н (en) ның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1967 елда кабул ителә, 1981 елда халыкара хокукый тәртипне билгеләүче "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы конвенциясе"() гамәлгә керә.

Бүгенге көндә, халыкара дәрәҗәсендә хатын-кызлар хокукларын үстерү белән 2010 елда барлыкка килгән аерым БМО махсус агентлыгы шөгыльләнә.

Халыкара хатын-кызлар көненең рәсми БМО темалары ЕлБМО темасы1996Үткәнне бәйрәм итү, киләчәккә планнар кору1997Хатын-кызлар һәм тынычлык өстәле1998Хатын-кызлар һәм кеше хокуклары1999Хатын-кызларга карата көч кулланудан азат дөнья2000Тынычлык өчен берләшкән хатын-кызлар2001Хатын-кызлар һәм тынычлык: хатын-кызларның конфликтларны чишүе2002Бүгенге афган хатын-кызлары: чынбарлыклар һәм мөмкинлекләр2003Гендер тигезлеге һәм меңеллык үсеш максатлары2004Хатын-кызлар һәм КИВ/БИДС20052005 елдан соң гендер тигезлек мәсьәләләре; иминрәк киләчәкне төзү2006Карарлар кабул итүдә хатын-кызлар урыны2007Хатын-кызлар һәм кыз балаларга каршы көч куллану өчен җәзасызлыкка нокта кую2008Хатын-кызларга һәм кыз балаларга ресурслар һәм мөмкинлекләр бирү2009Хатын-кызларның һәм ир кешеләрнең кыз балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләрне туктату өчен берләшүләре2010Уртак хокуклар, уртак мөмкинлекләр: барысы өчен прогресс2011Технология, фән, мәгариф системасына һәм тренингларга ирешүдә тигезлек: хатын-кызларга кабул ителерлек эш мөмкинлекләренең ачылуга юл2012Авылларда яшәүче хатын-кызларга мөмкинлекләр ачу, фәкыйрьлекне һәм ачлыкны бетерү2013Бирелгән вәгъдә — вәгъдә булып кала: хатын-кызларга карата җинаятьләрне туктатырга вакыт2014Хатын-кызлар өчен тигезлек — барыбыз өчен прогресс2015Хатын-кызлар кулына көч бирү — кешелекне көчләндерү: Күз алдыгызга китерегезче!20162030 елга — 50/50 Планетасы: Гендер тигезлелеккә басым2017Үзгәрә торган эш дөньясында хатын-кызларның роле: 2030 елга — 50/50 Планетасы2018Вакыты — хәзер үк: Авыл җирләрендә һәм шәһәрләшкән мохитләрдәге активистлар хатын-кызларның тормышларын үзгәртәTime is Now: Rural and urban activists transforming women’s lives

2017 елгы Халыкара хатын-кызлар көне