Артур Габделҗанов - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, 6 нчы Декабристлар сайлау округы «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге Габделҗанов Артур Рәшит улы 1968 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Белеме – югары, «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын, «Россия Федерациясе халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрлар әзерләү» президент программасы буенча курсларны тәмамлаган. Социология фәннәре кандидаты. 2005 нче елдан «Зарница» производство берләшмәсе директоры. 2018 нче елның 8 сентябреннән «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе. «Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2014 – 2019 еллар). 2019 елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.. Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Генераль Совет әгъзасы. 2019 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе Татарстан Республикасы Автомәктәпләр федерациясе рәисе. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Татарстан Республикасы Президентының, Казан шәһәре мэрының рәхмәт хатлары Казан шәһәренең мактау грамотасы «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең 75 еллыгы» истәлекле билгесе «Ярдәм» хәйрия фондының «Игелекле йөрәк өчен» ордены Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе рәхмәте «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале - 2013, 2014 һәм 2017 елларда «Ел хәйриячесе» республика конкурслары лауреаты Искәрмәләр
Сылтамалар
/ Депутатлар корпусы Абдульзянов Артур Рашидович — Татцентр.ру Сведения о кандидатах, зарегистрированных по одномандатным избирательным округам на выборах депутатов Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва - Республика Татарстан
Моны да карагыз
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр