Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, Чаллы яр, ) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасында да зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.

Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.

Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.

Тарих

1626 елдан бирле хәзерге Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле. XIX гасырда Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган. 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә. 1922—1930 елларда Чаллы кантонының үзәге. 1982—1988 елларда Брежнев исемен йөртә. Шәһәрнең 400 еллыгына әзерлек 2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда) әзерләнә башлавын игълан итәРифат Каюмов. Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый? Интертат, 1.02.2024. Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уята. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:

</blockquote>

Россия Үзәк банкы «Шәһәрләр» сериясеннән «2026 елда Чаллының 400 еллыгы» уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла. Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» () дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итәРешение Совета директоров Банка России о выпуске в обращение в 2026 году памятных и инвестиционных монет. Банк России Үзәк банк Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 мең данә истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарачак. Татар-информ, 3.08.2024.

2024 елның 29 октябрендә Россия президенты Владимир Путин «2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында» имзалаган (№ 921) Указ Президента Российской Федерации от 29.10.2024 № 921. Официальное опубликование правовых актов .

Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган истәлекле почта маркасы чыгарган. Марка шәһәрнең юбилеена багышланган һәм аның тарихи һәм заманча үсешен чагылдыра. Маркада Чаллы гербы, «Ватан-ана» монументы, заманча бизнес-үзәк, шулай ук Кама елгасы фонында шәһәр панорамасы сурәтләнгән. Марканың номиналы 50 сум тәшкил итә. Тиражы – 58,5 мең данәЧаллының 400 еллыгына истәлекле почта маркасы чыгарылды. Татар-информ, 23.01.2026.

2026 елның 21 августында шәһәрнең Яр буе паркы мәйданында Чаллыга нигез салынуга 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу Шәһәр көне буларак бәйрәм ителгәнПрограмма празднования 400-летия Челнов. «Вести КАМАЗа», 17.08.2026 «Прошел путь до одного из крупнейших промцентров»: Путин поздравил челнинцев с 400-летием города. «Бизнес Online», 21.08.2026.

Шәһәр җитәкчеләре 1991—1999 елларда — Рәфгать Алтынбаев 1999—2003 елларда — Рәшит Хәмәдиев 2003—2010 елларда — Илдар Халиков 2010—2014 — Васыйл Шәйхразиев 2014 елдан — Наил Мәһдиев

Халык Халык саны Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.

Чаллы каласының халык саны үзгәрүе (халык санын алулар нигезендә)Народная энциклопедия городов и регионов России «Мой Город» :

+ ЕлХалык саны (мең кеше)1887 ел11926 ел41931 ел51939 ел9,41959 ел19,11967 ел331970 ел37,91971 ел551973 ел1261976 ел2311979 ел301,41982 ел3741989 ел500,31996 ел528,72000 ел514,72005 ел5082009 ел508,7 Милләт 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2439 1970Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994 1979 1989 2002 2010 руслар59,0% 48,1% 59,5% 48,7% 45,3%44,9% татарлар40,0% 48,6% 30,4% 40,6% 45,0%47,4% чуашлар 0,2% ? ? 2,5% 2,2% 1,9% украиннар 0,4% ? ? 2,3% 1,7% 1,3% башкортлар 0,0% ? ? 1,9% 1,4% 1,2%

Административ бүленеш Яр Чаллы өч районга бүленә: Автозавод районы Үзәк районы Комсомол районы

Мәгариф thumb|right|150px|Тәүбә мәчете

Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе Яр Чаллы дәүләт педагогика институты (2015 елдан университет) Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты Кама сәнгать һәм дизайн институты Казан дәүләт университеты филиалы Чаллы педагогика көллияте Чаллы медицина көллияте Кама дәүләт автомеханика техникумы Чаллы сәнгать училищесы

Мәдәният thumb|180px|right|Татар драма театры thumb|180px|right|Рус драма театры thumb|180px|right|Орган залы thumb|180px|right|Картиналар галереясы Театрлар Чаллы Татар дәүләт драма театры «Мастеровые» рус драма театры Чаллы дәүләт курчак театры «Ключ» яшьләр театры «Болгар» бию театры

Музейлар һәм галереялар Чаллы шәһәр тарихы музее Яр Чаллы картиналар галереясы Мәдәният сарайлары Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае «КамАЗ» мәдәният йорты «Энергетик» мәдәният сарае Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы Яр Чаллы орган залы

Цирк Яр Чаллы циркы «Айгөл» циркы

Матбугат Моны да карагыз: :Төркем:Яр Чаллы матбугаты «Мәйдан» журналы «Аргамак. Татарстан» журналы

Язучылар оешмасы Чаллы язучылар оешмасы

Дин Мәчетләр thumb|120px|right|Туфан мәчете thumb|120px|right|Чишмә мәчете Җамиг мәчете Тәүбә мәчете Ак мәчет (Чаллы) Нур-Ихлас мәчете Тау мәчете Тәүбә мәчете Әбүзәр мәчете Рамазан мәчете Туфан мәчете Чишмә мәчете Утыз Имәни мәчете

Чиркәүләр Боровецкий чиркәве Орловка чиркәве

Спорт Спорт белән шөгыльләнү урыннары «Олимпийский» олимпик резерв спорт мәктәбе: йөзү, көрәш, дзюдо, самбо, акробатика, бокс «Дельфин» спорт мәктәбе: йөзү, синхрон йөзү, туризм, көрәш, бокс «Витязь» спорт мәктәбе: көрәш, армспорт, йөзү «Афалина» бассейны: йөзү, синхрон йөзү «Яр Чаллы» спорт мәктәбе : җиңел атлетика, гимнастика, велоспорт, теннис «Камаз» футбол клубы: футбол «Виктория» спорт мәктәбе: футбол, велоспорт, авыр атлетика «Строитель» спорт мәктәбе: бокс, футбол «Комсомолец» олимпик резерв спорт мәктәбе: гимнастика «Заря» спорт мәктәбе: футбол, волейбол, мини-футбол, зур теннис, атлетик гимнастика 11 нче спорт мәктәбе: волейбол, көрәш, зур теннис 12 нче олимпик резерв спорт мәктәбе: җиңел атлетика, милли көрәш, дзюдо, синхрон йөзү Рәшит Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» атлы спорт мәктәбе: атлы спорт «Яр буе» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт thumb|300px|right|«Яр буе» паркында «Лыжня России — 2008» ярышлары уза «Мәдәният» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт «Титан» спорт мәктәбе: чаңгы спорты, җиңел атлетика, бию Боз спорт сарае: хоккей, тимераякта шуу «Бердәм Россия» боз сарае: хоккей, тимераякта шуу «Федотово» чаңгы базасы (Чаллыдан чыгып): таулы чаңгы спорты, сноуборд, пейнтбол, Шахмат-шашка клубы ның «Этюд» спорт мәктәбе: шахмат, шашка «Челны-Экстрим» спорт техника мәктәбе: картинг, регби, парус спорты, авиамодель спорты Олег Кухаренко исемендәге картодром: картинг «Планета фитнес» фитнес клубы: фитнес, бию, йөзү “FitLand” фитнес клубы: фитнес «Идеал» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога «Гармония» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бодибилдинг «Ника» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию «Лидер» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию

Спорт командалары thumb|300px|right|КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта «КамАЗ-Мастер» командасы — йөкле машиналар узышу буенча дөньякүләм лидер «Камаз» футбол клубы — Россия беренчелегенең I лигасында алдынгылардан санала «Челны» хоккей клубы — Россия беренчелегенең I лигасында уйный

Ял итү, күңел ачу урыннары thumb|300px|right|Чаллыда Сабантуй Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була. Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар. «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак. Ипподром.

Кинотеатрлар «Иллюзиум» «СИНЕМА ПАРК»

Төнге клублар «Батыр» «Колизей» «Джумба» “Opera” “Brooklyn” “Galaxy”

Парклар һәм скверлар Мәдәният һәм ял паркы Комсомол паркы «Җиңү» паркы Тукай скверы Сергей Титов скверы

Кунакханәләр

«Татарстан» «Камаз» “Rasstal” “Swiss House” «Джумба»

Һәйкәлләр

Ватан-Ана һәйкәле (скульптор Илдар Ханов) Муса Җәлил һәйкәле (авторлары — Лидия Зимина һәм Георгий Иванов) Габдулла Тукай һәйкәле (скульптор Владимир Демченко) Владимир Высоцкий һәйкәле (авторы Владимир Нестеренко)

Сәнәгать thumb|200px|right|«2/18» бизнес үзәге (халыкта «тюбетейка» дип йөртелә)

Азык-төлек тармагы Яр Чаллы сөт комбинаты () «Челны-Бройлер» ҖЧҖ «Челны холод» ААҖ "«Алиса» ҖЧҖ

Машина төзү тармагы «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле. «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.

Энергетика тармагы Яр Чаллы ТЭЦы () — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә. Түбән Кама ГЭСы () — электрэнергия җитештерә.

Төзү материалларын җитештерү Зур панельле йортлар төзү заводы Металлконструкция заводы Тимер-бетон әйберләре заводы «Стройдеталь» заводы Күзәнәкле бетоннар заводы

Телефон операторлары Таттелеком Интелсет Телесет МТС Билайн МегаФон Смартс НСС

Интернет провайдерлар Таттелеком ТВТ Эр-Телеком Телесет

Массакүләм мәгълүмат чаралары Матбугат «Шәһри Чаллы» «Көмеш Кыңгырау» «Туганайлар» «Безнең фикер» «Ислам нуры» «Тәрбия» «КАМАЗ хәбәрләре» «Азатлык» «Чаллы яшьләре» «Таң йолдызы» — «Камские зори» «Мәйдан» журналы «Челны ЛТД» «Вечерние Челны» «АвтоCITY» «ЧАС» «Новая неделя» «Челнинские известия» «Вести КАМАЗа» «Единство» «Из рук в руки» «Бизнес-класс/Современность» «Доброхот» «Автопремьера» «Капитал» «Челнинский перекресток» «Есть работа! Набережные Челны» «Светлый путь» (Тукай районы газетасы) «Навигатор» «Совет врача» «Кстати обо всём» «Ревизор»

Телевидение Первый канал (ААҖ «Первый канал») Россия-1/Татарстан ДТРК Россия-2 Россия-К (Культура) Татарстан — Яңа Гасыр (ААҖ ТРК «Яңа гасыр») РЕН ТВ — Яр Чаллы Чаллы-ТВ/НТВ Эфир/ТНТ Звезда/Кама ТВ Күмәк антенна аша: Россия-2 СТС — Чаллы Перец — Чаллы Карусель Домашний — Чаллы Россия-24 TV SALE

Радио Болгар радиосы Күңел радиосы Радио Дача Татар радиосы Радио Рекорд Радио Брежнев FM Авторадио Радио Маяк Европа плюс Радио России Радио Romantika Русское радио NRJ Ретро FM Хит FM DFM Love Radio

Кызыклы мәгълүмәт Альтернатив адреслар Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номеры (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номеры. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.

Рекордлар Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.Татар-информ: Ильдар Халиков вместе с журналистами Челнов подвел итоги года :

Чаллы турында җырлар

Чаллы сиреньнәре (Ринат Гобәйдуллин көе, Мирһади Разов сүзләре) Гүзәлем Чаллы (Рифгать Алиев көе, Сәлимә Шарапова сүзләре) Ак кала (Рафаэль Билалов көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре) Чаллыдан хат (Фасил Әхмәтов көе, Мөнип Газар сүзләре)