Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, кинематография, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, мөнәсәбәтләрне көйләүче башкарма хакимияте органы.
Тарих Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә. Рәсми сайтта
Эшчәнлек өлкәсе мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы; Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, милләтара мәдәни элемтәләрнең ныгуы; һөнәри сәнгать, кинематография, фотография, музей һәм китапханә эше, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты, мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше; муниципаль берәмлекләрдә ял сферасын үстерү, халыкның мәдәни күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
Cтруктура Музей эше үсеше бүлеге; Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге; Дәүләт заказы бүлеге; Кинематография секторы; Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге; Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге; Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге; Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге; Планлаштыру һәм финанслау идарәсе; Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге; Матбугат үзәге; Юридик бүлек; Кадрлар бүлеге; Идарәче; Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;
Бәйле оешмалар һәм феноменнар
Казан дәүләт консерваториясе Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Кинематографистлар берлеге Татарстан язучылар берлеге Татарстан Композиторлар берлеге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан Республикасының милли музее
Шәхесләр Җитәкчелек 2018 елның 3 маеннан — Ирадә ӘюповаИрада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 03.05.2018. 2011 елның 26 мартыннан 2018 елның 23 апреленә кадәр министр вазифасын Айрат Сибагатуллин били Татарстан мәдәният министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. 2005-2011 — Зилә Вәлиева 1999-2005 — Илдус Тарханов 1985-1999 — Марсель Таишев 1976-1985 — Илтөзәр Галиев 1973-1976 — Әдип Миңдубаев 1962-1973 — Булат Гыйззәтуллин 1956-1962 — Хаҗи Рәхмәтуллин (1907-1974) 1953-1956 — Ю. Закиров
Аерым танылган хезмәткәрләре
башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы Гафур Каюмов татар драматургы, театр режиссёры 1959-03-02 2018-07-27 1964 1967 Ильтани Илялова театр белгече, сәнгать фәннәре кандидаты (1965), ТАССРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе (1983, 2000) 1932-02-08 1970 1977 Мәлик Хәйруллин тел белеме белгече, профессор 1940-12-01 2025-02-09 Рәмзия Усеинова музыка белгече Роберт Шәймәрдәнов мәдәният эшлеклесе, Минзәлә драма театрының мөдире (1992-2020) 1963-12-23 2022-12-19 1976 2006 Рафаэль Валеев Rafael Valeev 1955-08-28 2020-05 2025-10-27 Айрат Фәйзрахманов ТР Милли музее мөдире Ayrat Fayzrakhmanov 1985
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Төркем:Татарстан хөкүмәте