«Камил» мәчете () ― Татарстанның башкаласы Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенә керүче «Мөхәммәд» мәхәлләсенә карый. Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә 2025 елның апреленә 33 мәчет эшли.

Тарих

Мәчет каршындагы «Мөхәммәд» мәхәлләсе, юридик зат буларак, 2019 елның 5 июлендә теркәлү узганММРО приход мечети «Мухаммад» мухтасибата Вахитовского и Приволжского районов г.Казани ЦРО ДУМ РТ.

Яңа мәчетне төзү буенча беренче адымнар 2019 елда ясалганМуфтий Татарстана может стать имамом новой мечети. Inkazan, 2.11.2024.

Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан яңа мәчет төзелешенең төп иганәчесе ― Роберт Хәмит улы Миңнегалиев (1972 елгы, Апас районында туган), «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры һәм «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсенең 2003―2015 еллардагы рәисе Миннегалиев Роберт Хамитович. realnoevremya.ru

Җирле мәхәллә башта мәчеткә «Мөхәммәд» исемен биргән булган.

Әмма иганәче Роберт Миңнегалиев гыйбадәт корылмасына, 2022 елда Лондонда йөрәк туктаудан вафат булган улы (соңгы елларда ул шунда укыган) Камил Миңнегалиев хөрмәтенәСын гендиректора «Казань Экспо» скончался в Лондоне. Бизнес-Онлайн, 8.10.2022 «Камил» исемен бирүне сораганМуфтий Татарстана Камиль Самигуллин может стать имамом новой мечети в поселке Мирный. t.me/inkazanischa.

2025 елның 11 апрелендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт шурасы вице-спикеры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. шәрәфле кунаклар катнашында Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете ачылды. dumrt.ru, 11.04.2025 Казанның Тынычлык бистәсендә яңа төзелгән «Камил» мәчете ачылган. Мәхәллә кешеләре биредә беренче тапкыр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазы укыганТатарстан Рәисе Казанда яңа төзелгән «Камил» мәчетен ачты. Татар-информ, 11.04.2025.

Бина «Камил» мәчете комплексы Тынычлык бистәсендә (Новосельская урамы, 105 Б) урнашкан. Иман йорты янында административ бина урнашкан, анда тәһарәтханә, имам бүлмәсе һәм хатын-кызлар залы да булган мәҗлесханә бар. Чишмә төзелгән В поселке Мирный г.Казани открылась новая мечеть «Камиль». ДУМ Рт, 11.04.2025.

Манарасы ― Болгардагы XIV гасырдагы уникаль архитектура һәйкәле булган «Кече манара»ның төгәл күчермәсе. Мәчет тышкы яктан һәм эчке яктан Дагстаннан кайтартылган таш белән тышланган. Мәчетнең эчке бизәлеше Идел буе Болгарстанындагы X гасыр интерьерларын хәтерләтә.

Имам Аллаһ йортының имам-хатыйбы ― Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. «Камил» мәчете ― Татарстан мөфтие шәхсән үзе җитәкче булачак (якын-тирәдә яшәве сәбәпле, төнге һәм иртәнге намазларда катнашачак, биредә җомга вәгазьләрен үткәрәчәкМөфти Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетенең исеме кем хөрмәтенә куелганын әйтте. Татар-информ, 11.04.2025) бердәнбер мәчет. Элек мөфти Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә, аннары Казанның Сара Садыйкова урамындагы Зәңгәр мәчетендә имамлык иткән Роберт Миннегалиев строит мечеть Камиль, имам в которой — Камиль хазрат. Бизнес-Онлайн, 2.11.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз «Тынычлык» мәчете (бистәнең Мелитопольская урамында)

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре Төркем:Казанның Идел буе районы Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр