Антибиоз, шулай ук антагонизм - үзара тәэсир итүче организмнарның яки популяцияләрнең икесе дә яисә берсе генә тискәре йогынты ала торган үзара мөнәсәбәт төре.

Антибиоз төрләренә ерткычлык (шул исәптән каннибализм), паразитлык,

Ерткычлык Биоценозларның үзкөйләнүендә зур әһәмиякә ия булган антибиозларның иң күп таралган формасы — ерткычлык. Башка хайваннарны ашау исәбенә яшәүче хайваннарны ерткыч хайваннар диләр. Ерткычлык кайбер үсемлекләр арасында да бар. Ерткычларның ау объектлары гаять күптөрле. Азык табу күп көч һәм энергия таләп итә, еш кына ау уңышсыз да булып чыга. Тар специальләшү, ягъни бер генә төр азык ашауга күчү, ерткычларны ул төре санын бәйлелеккә китерер иде. Шуңа күрә ерткычларның күбесе бер азыктан икенчесенә — бу вакытта күбрәк очраган яисә тотуы ансатрак булган азыкны ашауга күчә ала. Специальләшү булмау ерткычларга иң күп төрле азыктан файдаланырга да мөмкинлек бирә. Әлбәттә, һәр ерткычның үзе яраткан азыгы бар, ләкин ул ияләнмәгән, ашау өчен типик булмаган организмнар массакүләм үрчегән очракта, ерткыч шушы организмнар белән туенырга да мәҗбүр була. Мәсәлән, лачын-сапсан гадәттә азыкны һавада тота. Ләкин лемминглар массакүләм үрчеп китсә, лачыннар ауны җирдән башлый.

Паразитлык Организмнар башка төрләрне яшәү урыны итеп кенә түгел, ә даими азык чыганагы итеп тә файдалана. Бергә яшәүнең мондый формасы паразитлык дип атала. Аларның тереклек эшчәнлеген, таралу юлларын, аларга каршы көрәш чараларын паразитология фәне өйрәнә. Паразитлыкның вакытлы һәм даими формаларын аералар.

Конкуренция Төрләр арасындагы тискәре мөнәсәбәт формаларының берсе булып конкуренция тора. Ул бер-берсенә охшаш ике төрнең уртак ихтыяҗлары булган очракта күзәтелә. Андый төр вәкилләре бер үк территориядә яшәсәләр, алар өчен уңайсызлык туа: азык ресурслары, яшеренү урыны, үрчү урыннары һ.б. биләү мөмкинлеге кими.

Чыганаклар Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология. Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 . Төркем:Организмнарның үзара мөнәсәбәте Төркем:Биология Төркем:Экология