Айвар Шәрипов, Айвар Хантимер улы Шәрипов (Айвар Хантимерович Шарипов; 1969 елның 5 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк – 2014 елның 19 феврале, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― табиб―хирург, 2001―2014 елларда Яр Чаллыдагы «Энҗе бөртеге» () шифаханәсенең баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы (2008).
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 5 декабрендә Татарстан АССР Актаныш районы Әнәк авылында туган. Чыгышы белән Шәймиевлар нәселеннән: әтисе Хантимер ягыннан бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе), әбисе Нәгыймә. Әнисе Фәвия (кибеттә эшләгән) ягыннан бабасы Сафиулла хәзрәт, әбисе Сәхибҗамал (Усыда яшәгәннәр)Ягсуф Шафиков. Актаныш ― начало пути. К.: «Слово», 2010. ― Стр.18. ISBN 978-598356-105-2. Абыйсы Алмаз (1964 елгы), Казан авыл хуҗаалыгы институтын тәмамлаган инженер-механик, 1999 елдан «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2003), III―V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыШарипов Алмаз Хантимерович / Заслуженные люди Тукаеского района (составитель Х. Н. Мухаметшин). Издание 1-е. Наб.Челны: «Ислам Нуры», 2003, стр. 146..
Пучы урта мәктәбен, С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Белгечлеге буенча хирург. 1988―1989 елларда СССР Хәрби-диңгез хезмәт иткәнШәрипов Айвар Хантимер улы (5.12.1969) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш ― туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.93.
Вузны тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә интернатура узган. 1995 елдан 2001 елга кадәр ТР Актаныш районының Пучы участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән. 2001 елдан 2014 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе карамагындагы «Жемчужина» шифаханәсенеңСанаторий «Жемчужина» г. Набережные Челны Вконтакте (Яр Чаллы, Мәләкәс ур.) баш табибы. Айвар Хантимер улы «Жемчужина» шифаханәсенең дәвалау һәм матди базасын торгызу, үстерү һәм камилләштерү өчен күп эшләр башкарган. Оештыру сәләтен югары профессионализм, демократик аралашу стиле белән берләштерү аңа 13 ел дәвамында шифаханә белән уңышлы һәм нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек биргән. Табиблык һәм административ эшчәнлекне нәтиҗәле берләштергәнПомним, скорбим. Федерация профсоюзов Республики Татарстан, 19.02.2014.
1999 елда «Авиценна» ААҖ (аптекалар челтәре) оештырган (филиаллары Минзәләдә, Актанышта урнашкан) ООО «Авиценна». saby.ruПредприниматель Шарипов Айвар Хантимерович. 2017 елда әлеге ААҖнең кереме 36.9 млн сум тәшкил иткәнБизнесмен Шарипов Айвар Хантимерович. reputation.ru. Вафаты 2014 елның 19 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң 45нче яшендә вафат булган. Туган ягында җирләнгәнВ Челнах скончался главврач санатория «Жемчужина». «Челнинские известия», 19.02.2014.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 ― Татарстан Республикасының атказанган табибы Шәхси тормышы Улы Рамазан 2023 елдан «Авиценна» ААҖ (аптека челтәре) учредителе булып теркәлгән Шарипов Рамазан Айварович. rusprofile.ru
Искәрмәләр
Әдәбият Ягсуф Шафиков. Актаныш ― начало пути. К.: «Слово», 2010. ― Стр.18. ISBN 978-598356-105-2 Шәрипов Айвар Хантимер улы (5.12.1969) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш ― туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.93. Сылтамалар Помним, скорбим. Федерация профсоюзов Республики Татарстан, 19.02.2014
Төркем:Әлифба буенча табиблар Төркем:Хирурглар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Татар табиблары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар