Мифтахетдин Акмулла премиясе (Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия) – Башкортстанның Миякә районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1989 елда булдырылган Мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) исемен йөртә.
Тарих 1989 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның иҗатын көчәйтү максатында КПССның Миякә районы комитеты һәм район Советы башкарма комитеты карары белән булдырылган.
Статут Премия ел саен мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре яки авыл халкының тормышын-көнкүрешен сурәтләгән әсәрләр өчен бирелә.
М. Акмулла премиясе лауреатлары ЕлБүләкләнүчеБүләкләүнең сәбәбе 1989Рәшит Шәкүр «Шигърият йолдызы», «Гасырлар аша киләм» китаплары өчен 1990Әхәт Вилданов «М. Акмулланың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре өчен» 1991Розалия Солтангәрәева «Акмулла әсәрләрен пропагандалаган өчен» 1992Зилфәт Басыйров«Акмулланың скульптура портреты өчен» 1993Роза СәхәветдиноваМиякә районы турында җырлар шәлкеме өчен 1994Риф АбдуллинМиякә районын гәүдәләндергән картиналары өчен 1995Газим Шәфыйков«Акмулла», «Башкорт әдәбиятының ак лачыны» китаплары өчен» 1996Заһир Исмәгыйлев«Акмулла» операсы өчен» 1997Азат Магазов«Әйләнә тормыш тегермәне» (, 1 китап) өчен» 1998Нурия Ирсаева«Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» 1999Хәкимҗан Зарипов«Хыял иленә сәяхәт» китабы өчен» 2000Гөлфия Юнысова«Миякә районына багышланган җырлар һәм шигырьләр өчен» 2001Яныбай Хамматов«Сыр-Дәрья», «Туган көн» китаплары өчен» 2002Рамазан Шагалиев«Акмулла» иҗат берлегенең 40 еллыгы уңаеннан» 2003Наил Гаетбаев«Акмулланың ак төннәре» китабы өчен» 2004Җәмил Әбделмәнов«Акмулла ариясен башкарган өчен» 2005Фәнил Мырзакаев«Миякә районын матбугатта яктырткан өчен» 2006Рәшит Имашев«Акмуллага багышланган триптихы өчен» 2007Сәрвәр Сурина«Акмулла исемен мәңгеләштерүдәге хезмәте өчен» 2008Түләк Гыйрфанов«Акмулла исемен матбугатта яктырткан өчен» 2009Әхмәт Сөләйманов,Нәркәс Хөббетдинова (Сөләйманова)«Акмулланы биргән Мең кавеме фольклоры» китабы өчен» 2010Фәнис Янышев«Мәҗит Гафуриның йорт-музеен җитәкләгән өчен» 2011Бекежан Ахан«Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» 2012Раил Әсәдуллин«Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» 2013Әхәт Салихов «Акмулла иҗатын халыкара күләмдә пропагандалаган өчен» 2014Әхмәт Дәүләткулов «Акмулла фәнни-методик кабинетын оештырган өчен» 2015Мөхәммәт Галләмов, «Ихлас» мәчете имам-хатибы (Уфа)«халыклар арасындагы бердәмлекне, татулыкны ныгытуга ярдәм иткәне өчен»«Башинформ» сайтында
Сылтамалар БР әдәби картасы Миякәнең атаклы кешеләре Миякәнең рәсми сайты Лауреатлар турында белешмә
Искәрмәләр
Төркем:Дәүләт бүләкләре Төркем:Әдәби премияләр Төркем:БАССР дәүләт бүләкләре Төркем:Башкортстан дәүләт бүләкләре Төркем:Мифтахетдин Акмулла Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары