Әмин Тынчеров, Әмин Хәлил улы Тынчеров, Тынчеров Амин Халилович (1907-1980) – ТАССР ХКШ рәисе (1938-1940) . ВКП (б) әгъзасы (1928 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1907 елда Тамбов губернасы Ялатма өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Сасово районы) Бостан авылында туган. Рязаньда шура-фирка мәктәбен (1929), Казанда Татар коммунистчыл университетны (1932), ССРБ хәрби-һава көчләренең Кызыл Байраклы академиясен (1955) тәмамлаганТатарстанның күренекле кешеләре.

Хезмәт юлы Бостан авылында комсомол башлангыч оешмасы сәркатибе. 1924-1926 Рязань губернасы ВЛКСМның Сасово вулыс комитеты инструкторы. 1927-1928 уку йорты мөдире. 1932-1933 ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының үгетләү-гаммәви бүлеге инструкторы. 1933-1935 ТАССР Беренче Май МТСы сәяси бүлеге башлыгы урынбасары. 1935-1936 ТАССР ВКП (б) Дөбъяз район комитеты сәркатибе урынбасары. 1936-1937 ТАССР ВКП (б) Чистай район комитеты икенче сәркатибе. 1937-1938 ТАССР ВКП (б) Тәкәнеш район комитеты беренче сәркатибе. 1938-1940 ТАССР ХКШ рәисе. 1938 елның 15 июленнән РСФСР Югары шурасы рәисе урынбасары .

Бөек Ватан сугышы 4- Аерым армиянең фирка комиссиясе җаваплы сәркатибе. Фронт тыл идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары, хәрби комиссар. Волхов хәрби округының 8- армиясе хәрби шурасы әгъзасы.

Сугыштан соң 1947-1959 Ерак авиациянең, аннары Хәрби–Һава көчләренең төп аэродромы тыл идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары. 1959 елдан отставкада. 1961-1970 ССРБ тышкы сәүдә министрлыгының реклама басмалары җаваплы мөхәррире урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кызыл Байрак ордены. Кызыл Байрак ордены.

Сылтамалар Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 — 1991 Ә.Х. Тынчеров «Чиксез татарлар» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар