Миргарифан Азизов, Миргарифан (Вариантлар: Миргарифза, Миргарифҗан«Милләттәшләр» сайты, Миргарифан«Советская Татария») Җамалый улы Азизов, (1907-1969) – ТАССР Министрлар шурасы рәисе (1950–1957). ВКП (б) әгъзасы (1931 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1907 елның 4 (27) апрелендә Сембер губернасы Сембер өязе (хәзерге ТР Чүпрәле районы) Иске Шәйморза авылында туган. 4 еллык авыл мәктәбен (1920), ТАССР ҮБК каршында татар телен гамәлгә кертү курсларын (1928), Алабугада эшчеләр факультетын (1933), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1937) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1925-1928 Украина ССР 28-Макеевка шахтасы күмер чабучысы. 1930-1931 ТАССР Буа районы финанс бүлеге инспекторы. 1937-1940 ТАССР дәүләт иминиятләштерү идарәсе башлыгы, ТАССР финанс халык комиссариаты өлкән назире-ревизиячесе. 1940-1943 ВКП(б) өлкә комитетының кадрлар бүлеге бүлекчә мөдире, бүлек мөдире урынбасары. 1943-1950 ТАССР финанс халык комиссары – ТАССР финанс министры. 1950-1957 ТАССР министрлар шурасы рәисе. 1957-1958 ССРБ сәнәгать банкының () Татарстан конторасы идарәчесе. 1958-1960 ССРБ төзелеш банкының () Татарстан конторасы идарәчесе.
Иҗтимагый эшчәнлеге ТАССР (1947-1959), РСФСР (1951-1955), ССРБ (1954-1958)Список депутатав Верховного Совета СССР 4 созыва югары шуралары, Казан өлкәсе шурасы (1953) «Советская Татария», 25.01.1953 депутаты.
Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Сылтамалар 1898-1991 Коммунистлар фиркасе һәм Шуралар берлеге тарихы буенча белешмәлек М. Азизов «Милләттәшләр» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Татарстан АССР халык комиссарлары Төркем:Татарстан АССР министрлары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар