Нәфыйга Арапова, Нәфыйга Мөхәммәтгалим кызы Арапова, (1900-1943) — татар театрының беренче актрисаларның берсе. Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Татар дәүләт академия театры артисткасы. Татарстан АССР атказанган артисты (1939).

Тәрҗемәи хәле

1900 елда Казанда туган.

Хезмәт юлы 1917 елдан «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый. Сугыштан соң Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Казан татар академия театрында эшлиГ. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек.

Иҗаты Гаять үзенчәлекле артистка. Хәтердә калырлык рольләр иҗат иткән.

Уйнаган рольләре Мәгъри — «Бәхетсез егет» Г. Камал Нәгыймә — «Банкрот» Г. Камал Җиһан карчык — «Башмагым» И. Хәбибуллин Хәдичә — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин Нәфыйга — «Беренче чәчәкләр» К. Тинчурин Рокыя — «Җилкәнсезләр» К. Тинчурин Айтуган — «Наёмщик» Т. Гыйззәт Кукушкина — «Төшемле урын» (Доходное место) А. Островский Люся — «Салют, Испания!» А. Афиногенов Бәдыйга — «Галиябану» М. Фәйзи Гадилә — «Шәмсекамәр» М. Әблиев Анфиса Тихоновна — «Бүреләр һәм сарыклар» (Волки и овцы) А. Островский Зөләйха — «Бишбүләк» Т. Гыйззәт һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1939 Татарстан АССР атказанган артисты

Искәрмәләр

Чыганаклар И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:«Сәйяр» актерлары