Фәния Чанышева, Фәния Гафар (Габделгафар) кызы Чанышева, , (1926 елның 1 сентябре, БАССР, Бәләбәй кантоны, Иске Күзәй — 2018 елның 14 апреле, Уфа) — шагыйрә, прозаик, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980 елдан). Гыйлемдар Рамазанов премиясе лауреаты (2006).

Тәрҗемәи хәле 1926 елның 1 сентябрендә БАССР Бәләбәй кантонындагы (хәзерге Бүздәк районы) данлыклыТатар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар авылы татар авылы Иске Күзәйдә тугыз балалы гаиләдә туган. Әдәбиятка килүендә өяз писере булып эшләгән әтисе Габделгафарның шифалы йогынтысы зур булган. Мәктәпне (аттестатсыз) тәмамлагач, бераз ындыр табагы мөдире булып эшләп ала. Соңыннан Уфага барып, К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) укырга керә. Татар кызын тарих-филология факультетыннан, анда кеше күп дигән сәбәп белән, әдәбият факультетының башкорт бүлегенә сайлап алаларФәния Чанышева: Үткәннәр сагындыра. Азатлык Радиосы. Бу борылыш алдагы язмышын хәл итә. Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазанов, Рифкать Мәхмүтов, Фәрит Исәнгулов, Агиш Гыйрфан белән бергә укый. 1949-1951 елларда БАССР Кыйгы районы Абзай авылында мәктәптә укыта. 1952-1953 елларда «Китап» нәшриятында (Уфа) дәреслекләр бүлегендә мөхәррир, «Башкортстан укытучысы» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты Ныклап иҗатка кереп китүе 1968 елда була. Шигырьләре башта татар телендә «Кызыл таң» газетасында басыла. Беренче кулъязмасына шагыйрь Марат Кәримов яхшы бәя куеп, нәшриятка бирә. Шуннан соң шигырь һәм проза җыентыклары бер тоткарлыксыз нәшер ителеп килә. Шигырьләренә композиторлар (Т.М. Шәрипов һ.б.) көйләр язган.

Басылган китаплары Истә, һаман да истә 1984 Боз һәм ялкын Саумы, якты көн 1986 Мәхәббәт белән очрашу 1992 Сагышлы сукмаклар 2014 Гомернең якты мизгелләре Уфада шагыйрәнең яңа китабын тәкъдим иттеләр. «Башинформ» Гомерем бакчасы (язучылар турында истәлекләр) Елларга үрелгән җырлар Замандашлар Истәлекләр

Гаиләсе Ире Гыйлемдар Рамазанов (1923-1993) Ф. Габидуллина. Серләре бар әле, моңнары. «Кызыл таң», 30.08.2011 улы Илдар, кызлары Гөлшат, Гөлназ

2018 елның 14 апрелендә Уфада 93нче яшендә вафат булды Башкортстанда шагыйрә Фәния Чанышева вафат булды. Азатлык радиосы, 14.04.2018.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Әдәбият Н. Хәсәнова-Тукаева. Шунда калган минем эзләрем. «Башкортстан», 2015 ел, 15 август. Затлы-зыялы нәселдән ул! «Өмет», 2016 ел, 26 август.

Сылтамалар Башкортостан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкорт шагыйрьләре