Әхмәди () — Удмуртиянең Балезино районындагы татар авылы. Ул Юнда авыл җирлеге составына керә .
Географиясе Авыл республиканың төньяк-көнчыгышында, Балезино район үзәгеннән турыдан көньяк-көнбатышка таба якынча 18 километр ераклыкта, Юнда елгасы башында таулыкта урнашкан. Бу таулык ташлы булганнан удмуртча Кӧльыёмувыр дип атала.«Сто лет одиночества». Ахмади, Удмуртия, 2008.
Сәгать поясы Әхмәди авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Тарихы
1670 елларда район территориясенә Карино авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Слободской районы) чүпче (нократ) татарлары күчеп утыралар. 1678 елда Кистем авылы нигезләнә. 1830 елларда Кистемнән күчеп утыручылар Әхмәди авылын нигезлиләр.Tatarica. Татар энциклопедиясе. Күрше авыллардан (Варыж, Ворцы) берничә бисермән гаиләсе дә килеп төпләнә, соңрак татарлашып бетәләр.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 8. Глазовский уезд. Ч. 2. Подворная опись. - Вятка, 1892. 1840 елда Варыж авылыннан татарлар да Әхмәди авылына күченәләр.
1980 елларга кадәр татар авыл клубы, 2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләгән.
Халык саны
Милли составы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 150 кешенең 85%-ын тәшкил иткән.
Дин
XX йөз башында Әхмәди авылында гыйбадәтханә эшли, 1908 елда башлангыч мөселман мәктәбе һәм мәчет ачыла. 1930—1950 елларда мәчет ябыла, 2000 елда бина иске булу сәбәпле сүтелә, 2008 елда аның урынында яңа мәчет ачыла. Революцияга чаклы авылда мулла булып та, укытучы булып та Казан ягыннан килгән Бикбовлар торган.
Искәрмәләр
Сылтамалар «Родная Вятка». 2011—2026.
Төркем:Балезино районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары