Галата (, , , ) — Истанбулның Ауропа өлешендәге Бәйуглы (Beyoğlu) илчәсендә (районында) урнашкан тарихи бистә. Ул Константинопольнең бистәсе буларак барлыкка килә, ә соңрак, Византия империясенең ахыргы чорында, биредә Генуя колонистлары төпләнә һәм ул шәһәрнең төп сәүдә үзәгенә әверелә. Галатаның чикләре хәзерге Каракөй кварталы чикләре белән тәңгәл килә диярлек.
Тарихы
Атамасы
Бу сүз, мөгаен, грек телендәге «галактос» (сөт) сүзеннән килеп чыккандыр, чөнки Константинополь тарихының беренче гасырларында Галатада кәҗә һәм сарык көтүлекләре булган. Икенче бер фараз буенча, сүз Анатолиядә яшәгән кельт кабиләләренең берсе — галатлар исеменнән килеп чыккан. Итальяннар исә кайвакыт бу атаманы үз телләрендәге «calata» (сөзәклек, авышлык) сүзе белән бәйлиләр, ләкин бу, ихтимал, халык этимологиясе мисалы гына булып тора.
Тарихи әдәбиятта «Галата» һәм «Пера» (Πέρα) атамалары еш кына үзара мәгънәдәш сүзләр буларак кулланылаЭпштейн С. Генуя и генуэзцы, 958—1528 = Genoa and the Genoese, 958—1528. / Перевёл с англ. И. Д. Травин. — Санкт-Петербург: Издательство Европейского университета в Санкт-Петербурге, 2022. — С. 118., әмма тарихи яктан алар тулысынча бер үк төшенчә түгел.
Византия чоры
Галата җирендә беренче тораклар шәһәр Византий дип аталган чорда ук пәйда булган. Ул вакытта бу урын Сике (Sycae — инҗир агачлары) дигән исем белән билгеле булган.Иванов С. А. Босфор, Галата и Принцевы острова // В поисках Константинополя. Путеводитель по византийскому Стамбулу и окрестностям. — М.: «Вокруг света», 2011. — С. 568. — 752 с. — ISBN 978-5-98652-382-8.
Византия империясе заманында Алтын Мөгез култыгының аръягындагы кеше яшәмәгән җирләр «Пера кырлары» дип аталган. Тарихи документларда Галата еш кына Пера дип йөртелә; бу атама борынгы грек телендәге «Peran en Sykais» дигәннән килеп чыккан һәм сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә «Аръяктагы инҗир кыры» дигәнне аңлата.
Император Бөек Константин идарә иткән вакытта Галата шәһәрнең бер өлешенә әверелә һәм шул дәвердә аерым дивар белән әйләндереп алына. Constantinople // Encyclopedia Britannica. — 1911. — Constantinople. V гасырда император Феодосий II шәһәрне 14 районга бүлә һәм Галатага 13 нче номерны бирә.
Дүртенче тәре явында катнашучылар иске Галата манарасы итәгендә Эстанор дигән «бөтен бер шәһәрне тәшкил итүче» бай яһүд мәхәлләсен күргәннәр.Жоффруа де Виллардуэн. Завоевание Константинополя. / Перевод, статья и комментарии М. А. Заборова; Отв. ред. Ю. Л. Бессмертный; АН СССР. — М.: Наука, 1993. — 295 с. — (Памятники исторической мысли). — С. 40 (§159
Генуя чоры
1267 елда император Михаил VIII Палеолог Генуя коммунасына Перадагы үз кварталын — Галатаны бирә. Константинопольнең төньяк өлеше өстеннән контроль асылда Генуя сәүдәгәрләре кулына күчә; алар биредә, Банк урамында, үзләренең банкларын, сәүдә контораларын һәм келәтләрен ачалар. Генуялеләр 1453 елда империя җимерелгәнгә кадәр Византия сәүдәсенең "хуҗалары" булып калалар һәм соңыннан Госманлы империясе икътисадында да әһәмиятле роль уйнауларын дәвам итәләр. Византия хакимлеге чорында Генуялеләр бистәне күпкә яхшырак ныгытылган яңа дивар белән уратып алганнар (бу дивар соңрак солтан Мәхмәт тарафыннан җимерелгән) һәм районның иң биек ноктасында Галата манарасын төзегәннәр.
Госманлы чоры
Константинопольнең төрекләр тарафыннан яулап алынуы Пера халкының бер өлешенең Хиос утравына качып китүенә сәбәп була. Икенче яктан, госманлылар Каффаны яулап алганнан соң, андагы латин халкы Перага җибәрелә, һәм аларга шунда өйләр төзергә әмер бирелә.Эпштейн С. Генуя и генуэзцы, 958—1528 = Genoa and the Genoese, 958—1528. / Перевёл с англ. И. Д. Травин. — Санкт-Петербург: Издательство Европейского университета в Санкт-Петербурге, 2022. — С. 442.
Галатаның 1453 елдан соңгы тарихы — төрле хокукларга ия булган бай генуялеләр кварталыннан әкренләп үз казые хөкемдарлык иткән гади мөселман мәхәлләсенә әверелү юлыRoccatagliata A. Notai genovesi in Oltremare. Atti rogati a Pera e Mitilene, voi. 1—2, 1982, v. 1, р. 32—34.. 1468 елда Перада яшәүчеләрнең күпчелеге греклар һәм төрекләр була, шуңа да карамастан, 1490 елларга кадәр Галатада кечкенә генә генуялеләр җәмгыяте яшәвен дәвам итә. 1478 елда инде Галатада бернинди христиан магистраты калмый.Roccatagliata A. Notai genovesi in Oltremare. Atti rogati a Pera e Mitilene, voi. 1—2, 1982, v. 1, р. 230.
1492 елда кварталга Испаниядән куылган мөселманнар — маврлар килеп урнаша. Моңа кадәр госманлылар биредәге Изге Павел доминикан чиркәвен мәчеткә әйләндергәннәр, соңыннан ул маврларның төп дини үзәгенә әверелә һәм Гарәп-җәми (Гарәп мәчете) дип атала башлый.
Бәйле атамалар
Галата манарасыннан ерак түгел, ләкин элеккеге Генуя колониясе чикләреннән тыш, Галатасарай лицее (башкача әйткәндә — «Галата сарае») урнашкан; элек ул солтан мәктәбе иде. Аның җирлегендә Төркиянең иң күп титуллы футбол такымы — «Галатасарай» нигезләнгән. Галата белән Истанбулның тарихи үзәген тоташтыручы күпер дә әлегәчә Галата күпере дип атала. Фотосурәтләр
Искәрмәләр