Зөһрә Хөсәенова, Зөһрә Таһир кызы Хөсәенова, кыз фамилиясе Галиева (Зухра Тахировна Хусаинова; 1989 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Олы Әтнә) ― драма актрисасы, 2011 елдан Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының драма артисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026) Признание заслуг. «Республика Татарстан», 30.07. 2026.
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 2 декабрендә Хөсәенова Зөһрә Таһир кызы. Әтнә татар дәүләт драма театры Татарстан АССР Арча (1990 елдан Әтнә) районы Атнинский район: общая информация. Администрация Атнинского района РТ Олы Әтнә авылында туган.
Казанда Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.
2011 елдан ― ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы һәм Министрлар кабинеты карары нигезендә 2011 елда дәүләт статусы алган һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886―1913) исеме бирелгән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры труппасындаТеатр тарихы. Әтнә татар дәүләт драма театры.
Иҗаты
Әтнә татар дәүләт драма театрында эшләгән елларында ул күп кенә якты образлар тудырган. Көлкеле рольләрне яратып уйный, шуңа күрә комедияләрдә күбрәк, драмаларда әзрәк уйный. Рольләре арасында: Мәрьям ― «Күбәкләр утка оча» (Равил Сабыр), Маляр ― «Җырым табар сине» (Хәй Вахит), Сихерче ― «Җен алыштырган» (Туфан Миңнуллин), Гөлия Мәмдиева ― «Язын бозлар акканда» (Зөлфәт Хәким), Кыз ― Кияүләр (Хәй Вахит), Фаина ― «Провинция мәзәкләре» (), Нәкыя ― «Адашкан күңел» (Мирхәйдәр Фәйзи), Зилзәлә ― «Серле төн» (Рәдиф Сәгъди), Маһинур ― «Миңлекамал» (Мирсәй Әмир), Әлфия ― «Шимбә көн кич белән» (Георгий Хугаев), Миләүшә ― «Саташкан сандугач» (Ркаил Зәйдулла; 2015, Рифат Миндубаевның диплом эше)Радиф Кашапов. Дебют Зайдуллы-драматурга: «Саташкан сандугач» («Заблудший соловей»). «Реальное время», 12.05.2023 Гөлбикә ― «Яшел эшләпә» (Нәкый Исәнбәт), Мәдинә ― «Ай булмаса, йолдыз бар» (Туфан Миңнуллин), Разия ― «Ике килен-килендәш» (Хәй Вахит), Хәдичә ― «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов), Кыз ― «Югалган көн» (Аяз Гыйләҗев), Сания ― «Туган туфрак» (Сәет Шәкүров), Бүре ― «Кәҗә белән сарык маҗаралары» (Дамир Сидеев, Илфак Хафизов), Гөлчирә ― «Әниемнең ак күлмәге» (Шәриф Хөсәенов), Итальянка, Дилемма – «Бишек җыры» (Туфан Миңнуллин), Гөлкәй ― «Җомга базары» (Гөлүсә Батталова), Убырлы карчык ― «Яңа Яңа ел җыры» (Гөлүсә Батталова). Айзирәк ― «Остазбикә» (Гаяз Исхакый) Язмыш ― «Минем дустым Хуҗа Насретдин» ( буенча) Авыл кызлары ― «Сөембикә егет сайлый» (Фәнис Яруллин) Кызлар ― «Төн. Ай тотылу» (Мостай Кәрим буенча чакырылган режиссер Сойжин Жамбалова куйган). 2024 елда әлеге спекталь «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булганР. Мөхәммәтова. Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» спектакле «Тантана» премиясенә ия булды. Татар-информ, 27.03.2024. Колхозчылар, яшьләр ― «Акчарлаклар» (Әхмәт Фәйзи) Ирина ― «Наташаның хыялы» ()
Актерлык эшеннән тыш, Зөһрә Таһир кызы педагогика һәм режиссура белән дә шөгыльләнә Күңгәр урта гомуми белем мәктәбендә Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашу. Исполнительный комитет Кунгерского СП Вконтакте, 14.02.2024. Мәсәлән, «Әтнә балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең МБУ ДО АДШИ җитәкчесе Финә Рәис кызы Сафиуллина булган «Сәхнәдәш» үрнәк театр коллективы Зөһрә Таһир кызы Хөсәенова ярдәмендә Ләбиб Лерон әсәре буенча «Чәпәләй һәм Тәпәләй» спектаклен эшләгәнСпектакль «Чэпэлэй хэм Тэпэлэй». ДШИ с. Большая Атня.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — Татарстанның атказанган артисты — театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өченУказ Раиса РТ № 582 от 18.07.2026
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире (2014 елның 12 июненнән)Зухра Хусаинова Вконтакте, 20.07.2014 ― 2012 елдан Әтнә театры актеры Фаяз Тәлгать улы ХөсәеновФаяз Хусаинов Вконтакте (1993 елның 2 июнендә Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган, Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган), Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» театраль премиясе лауреаты Хөсәенов Фаяз Тәлгат улы. Әтнә татар дәүләт драма театры. Машина йөртә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хөсәенова Зөһрә Таһир кызы. Әтнә татар дәүләт драма театры «Төймә» тапшыруында Зөһрә Хөсәенова һәм Рәзилә Шәрифуллина. VKvideo, 23:03
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Әтнә театры артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары